Зәй офыклары

Яхшылыктан, яктылыктан

Яхшылыктан, яктылыктан Җаным-тәнем тулса иде. ...Уңдырышлы җиргә төшкән Орлык кебек булсам иде. Бу язмамны шушы шигъри юллар белән юкка гына башламадым. Чөнки язма шушы шигъри юллар авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Рухия Ахунҗанова турында. 20 июнь кичендә Имәнлебаш авылының карты да, яше дә сөенә-сөенә мәдәният йортына җыелды. Чөнки Рухия...

Яхшылыктан, яктылыктан

Җаным-тәнем тулса иде.

...Уңдырышлы җиргә төшкән

Орлык кебек булсам иде.

Бу язмамны шушы шигъри юллар белән юкка гына башламадым. Чөнки язма шушы шигъри юллар авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Рухия Ахунҗанова турында.

20 июнь кичендә Имәнлебаш авылының карты да, яше дә сөенә-сөенә мәдәният йортына җыелды. Чөнки Рухия Фәхразиевнаның 55 яшьлек гомер бәйрәме узды. Апалар сүзләре белән әйтсәк, үз кызыбыз бит ул, без аның шундый зур кеше булуына сөе-нәбез, горурланабыз.

Сәхнә матур итеп бизәлгән. Түрдә алсу күлмәк кигән, үзе дә ал чәчәккә охшаган Рухия утыра. Кичәне мәдәният йорты җитәкчесе Энҗе һәм китапханә мөдире Нурфия ханымнар матур итеп алып барды. Рухиянең балачагына, яшьлек елларына видеосәяхәт кылдык. Кичәдә матур җырлары белән яшь җырчылар Ислам һәм Исламия Гәрәева, Дамир Ситдыйков юбилярны котладылар. Шулай ук шагыйрәнең төрле темага багышланган шигырьләрен сөйләделәр. Рухияне котларга район башлыгы исеменнән сәхнәгә авылдашыбыз Ленар Шаһиев күтәрелде. Ул Рухиянең укучысы булуы белән горурлануын белдерде. Имәнлебаш җирлегеннән язучы чыгуы - авылның гына түгел, районның да горурлыгы ул, алга таба да иҗатыгыз гөрләп чәчәк атсын, диде.

Авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Яхин да котлау сүзләрен җиткереп, юбиляр турында җылы сүзләр әйтте.

-Сез Имәнлебаш авылының Салкын чишмә суларын эчеп үскәнгә, шундый шигъри җанлы булгансыздыр, - диде ул.

Үзәк китаханә мөдире Роза Вәлиева шагыйрәнең китапларын зәйлеләрнең яратып укуын әйтте. "Шигырьләрегездә тирән мәгънә ята. Укучы күңеленә үтеп керерлек итеп язасыз", - диде ул.

Юбилярны котлап, классташлары Рузалия, Бибинур, Гөлчәчәк һәм күршесе Фәния самими, чын йөрәктән чыккан котлау сүзләрен җиткерделәр, мәктәп елларының истә калган кызыклы вакыйгаларын искә алдылар. Аннан Рузалия ханым моңлы җырларын башкарды. Ветеран укытучылар Икълимә Нигъмәтуллина, Рәкыя Хәлиуллина, Фидаи Габдрахмановларның чыгышын тамашачы алкышларга күмде. Икълимә апа Имәнлебаш халкына һәм Рухия Ахунҗановага багышлаган шигъри тәлгәшләрен укыганда зал гөрләп торды. Чөнки тасвирламада апалар һәм абыйлар үзләрен танып сөенеп утырды. Авылыбыз шагыйрәсе Нәкыя Шаһиева үзе язган һәм Миңниса Әхмәтҗанова юбилярның шигырьләрен яңгыраттылар. Нәкыя апа тамашачылар әйтәсе сүзне шигырьләре аша әйтте:

«Кеше гомере тоташ бәйрәм түгел,

Гаилә, ялгызлык та - янәшә.

Тормыштан ямь, эштән тәм табып,

Яшик әле бергә янәшә».

Татар радиосы хезмәткәре, авылдашыбыз Рәзинә апа Ахунова да бик матур сүзләр әйтте. "Сез - чын моң иясе. Бу сүзнең тәрҗемәсе юк. Саф күңеллелегегез, эчкерсезлегегез иҗатыгызда да чагыла", - диде ул. Каенлыдан килгән авылдашыбыз Резедә Ильясова, аның килене дә юбилярны котлап, матур җырларын, җылы сүзләрен җиткерделәр.

Сәхнәгә Рухиянең Шепкәдә яшәүче туганнары - Ахунҗановлар династиясе күтәрелгәндә тамашачы аларны басып алкышлады. Миңнурый апа һәм аның өч кызы искиткеч җылы котлау сүзләре җиткерделәр. Миңнурый апа үзенең Рухиягә багышлаган моңлы җырын да бүләк итте. Рухия Фәйзрахманованы җизнәсе Илһам белән апасы Рауза, балалары сәхнәгә күтәрелеп, шәхсән котлый алмасалар да, бәйрәмгә тау кадәр итеп чәкчәк пешереп, калын гына конвертларын җибәреп зурлаганнар. Кичәдә мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Нур" ансамбле чыгыш ясады.

Очрашу соңында Рухия Фәхразиевна авылдашларына, килгән кунакларга рәхмәт сүзләре җиткерде: "Сез мине кеше иттегез, мин шушы авылдан шытып чыккан орлык буларак, уңышларым бар икән, монда сезнең дә өлешегез зур", - диде ул.

Юбиляр авылдашларына, авыл мәдәният йортына бай китапханәсен бүләк итте. Аны Җәлил бистәсеннән алып кайту өчен авылдашы Ленар Шаһиев машина бирде.

Рәзилә Салаватова. Югары Шепкә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: