Зәй офыклары

Икмәк – яшәү чыганагы

7 апрельдә Мирный бистәсе мәдәният йортында "Миләшкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен "Бөртектән - икмәк булганчы" дип аталган файдалы мәгълүмат бирү сәгате үтте. Икмәк - бар әйбергә баш дигән халык мәкале барысын да аңлатып бирә. Чараны алып баручы балаларга ипинең бөеклеге һәм икмәк үстерүчеләр хезмәтенә хөрмәт белән карау кирәклеге турында...

7 апрельдә Мирный бистәсе мәдәният йортында "Миләшкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен "Бөртектән - икмәк булганчы" дип аталган файдалы мәгълүмат бирү сәгате үтте. Икмәк - бар әйбергә баш дигән халык мәкале барысын да аңлатып бирә. Чараны алып баручы балаларга ипинең бөеклеге һәм икмәк үстерүчеләр хезмәтенә хөрмәт белән карау кирәклеге турында сөйләде. Балаларга слайдлар аша бөртекне җиргә салу һәм аны үстереп, эшкәртеп, икмәк пешерү процессы күрсәтелде. Соңыннан "Тегермән" дип аталган уен уйналды.

Язгы игелек атнасы кысаларында мәдәният хезмәткәрләре балаларны тәмле пироглар һәм күмәчләр белән сыйладылар. Чарага кунак итеп 30 ел тәрбияче булып хезмәт куйган Татьяна Королева, сәламәтлек саклау өлкәсе ветераны Роза Гадеева, тыл ветераны Анастасия Берданова чакырылды. Анастасия Елисеевна сугыш елларында тракторчы булып эшләгән, бөртекле культураларны үстерүгә үзеннән өлеш кертеп, җир эшкәрткән. Ул хезмәте белән Җиңү көнен якынайткан.

Мария Гәрапшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: