Зәй офыклары

Ил язмышы алар кулында

"Энергетик" Мәдәният сараенда Укытучылар көне уңаеннан бәйрәм тантанасы узды. - Сезнең актив гражданлык позициясе, һөнәри осталыгыгыз, түземлелегегез, фидакарьлегегезне бәяләп бетергесез, - диде район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, педагогларга ихлас котлауларын җиткереп. Хәзерге вакытта укытучыга югары таләпләр куела, алардан зур җаваплылык сорала, чөнки алар кулында - ил язмышы. Район-шәһәр укытучылары заман...

"Энергетик" Мәдәният сараенда Укытучылар көне уңаеннан бәйрәм тантанасы узды.

- Сезнең актив гражданлык позициясе, һөнәри осталыгыгыз, түземлелегегез, фидакарьлегегезне бәяләп бетергесез, - диде район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, педагогларга ихлас котлауларын җиткереп.

Хәзерге вакытта укытучыга югары таләпләр куела, алардан зур җаваплылык сорала, чөнки алар кулында - ил язмышы. Район-шәһәр укытучылары заман белән бергә атлый. Яңа алымнар кулланып, иҗади эшләүче һәм яхшы нәтиҗәгә ирешүче укытучыларга ел саен район башлыгы грантлары бирелә. Быел алар бишәү. Алар -"Мәгарифтә мәгълүматлаштыруны идарә итү " проекты белән Түбән Биш мәктәбе директоры Сергей Чернов , "Агачтан "Зәй могҗизалары" белән коррекция мәктәбе директоры Ирина Боровинских, 1 нче мәктәптән Регина Краснова - "Мин бадминтон уйныйм", 4нче мәктәптән "Школьная правда" газетасы белән Роза Гостенова, 6нчы мәктәптән "Мәктәптә экологик тәрбияне оештыру" пректы белән Анна Романова. Бер төркем укытучы "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе, Россия һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыклары, район башлыгы Мактау грамоталарына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: