Зәй офыклары

Җирлек талантлы кешеләргә бай

Эшкә бирсәң чын күңел... -Мәдәният хезмәткәрләрсез мин беркем түгел, бер команда, бербөтен булып иңне-иңгә куеп эшлибез. Алар әлеге тармак буенча югары һәм урта һөнәри белемле, - диде Кадер авыл җирлеге башлыгы Римма Зайцева, күптән түгел биредә узган мәдәният хезмәткәрләренең күчмә утырышында, мәдәни учакны гөрләтеп эшләүче хезмәткәрләре белән горурланып. Чыннан да,...

Эшкә бирсәң чын күңел...

-Мәдәният хезмәткәрләрсез мин беркем түгел, бер команда, бербөтен булып иңне-иңгә куеп эшлибез. Алар әлеге тармак буенча югары һәм урта һөнәри белемле, - диде Кадер авыл җирлеге башлыгы Римма Зайцева, күптән түгел биредә узган мәдәният хезмәткәрләренең күчмә утырышында, мәдәни учакны гөрләтеп эшләүче хезмәткәрләре белән горурланып.

Чыннан да, мәдәният хезмәткәренең эше тавык та чүпләп бетергесез, өстәвенә, җирлектәге бөтен эш алар җилкәсендә. Гомумән, авыл җирендә мәдәният хезмәткәре булып эшләү җиңел түгел. Мәдәният тармагында эшләү өчен тумыштан сәнгатькә, мәдәнияткә гашыйк булу кирәк. Игезәкләр Альфред белән Альберт Юдиннар - әнә шундыйлар. Икесе дә гармунда уйный, җырлый, шигырь язу, актерлык осталыклары да бар. Альфред Кадер мәдәният йортын җитәкли, Альберт белән Венера Мофаздалова - сәнгать җитәкчеләре. Венера кул эшенә оста: нинди генә эшләре юк! Экибана, тапкырлап чигелгән картиналар дисеңме... Биредә "Оста куллар" түгәрәге гөрләп эшли. "Тылсым" курчак театрының да эшчәнлеге игътибарга лаек. Коллектив күптән түгел Илдар Юзиевның "Гашыйклар тавы»н сәхнәләштереп күрсәткән. Катлаулы әсәрдә Гөлназ Закирова төп рольне уйный. Әлфис Абдуллин, Нәфис Мөхәммәтханов та үз рольләрен оста башкара. Юдиннар гаиләсеннән 12 яшьлек Артем да сәхнә йолдызына әйләнеп бара. Мәдәният хезмәткәрләре мәктәп, балалар бакчасы коллективы белән иңгә-иң торып эшли.

Әхмәт клубын исә шулай ук үз эшенең остасы Резеда Абрамова җитәкли. Резеда менә дигән керәшен ансамбле булдырып, киемнәр алуга ирешкән. Әхмәт бүгенге көндә районда әнә шул "Туганайлар" керәшен фольклор ансамбле белән данлыклы. Биредә район мәдәният хезмәткәрләренең күчмә утырышына килүчеләрне дә әлеге ансамбль дәртле җырлары белән каршы алды. Ансамбль районда да танылып килә.

Туңылҗа клубында Николай Иванов эшли. Ул баянда уйный, рәсем сәнгатенә мөкиббән, тормыш иптәше Мария - тегү, чигүгә оста. Утырышта Ивановларның кул эшләреннән күргәзмә оештырылган иде. Туңылҗалылар ел да "Тройсын"ны (яфрак бәйрәме) билгеләп уза. Шунысы игътибарга лаек, алар Кадер мәдәният йорты директоры Ралия Әхмәдуллина белән иңгә-иң торып эшлиләр. Утырышта Хезмәт кешесе елы уңаеннан узган чараны да әлеге ике мәдәният йорты хезмәткәрләре бергә оештырган иде.

Хезмәт сөйгәнне халык сөйгән

Кадерлеләрнең күчмә утырышка әзерләгән чарасы "Хезмәт сөйгәнне халык сөйгән" шигаре астында узды. Җирлек халкы элек-электән иген иккән, мал-туар асраган, кортчылык белән шөгыльләнгән. Балта осталары, тимерчеләр, агачтан савыт ясаучылар, саламнан һәм талдан төрле әйберләр үрүчеләр булган. Халкы тырыш, эшчән, эшкә үҗәт. Мәдәният хезмәткәрләре шул уңганнарны, хезмәтләре белән дан тоткан Рево Кондрабаев, Зинаида Кондрабаева, Николай Никитин, Зинаида Никитина, Хәсән Шәймәрданов, Фәит Сәитов, Василий Юдин, Федор Архипов, Ивановны сәхнәгә күтәреп зурлады. Василий Юдин - киез итек басу, Фаит Сәитов ат җигү кирәк-ярагы ясау остасы.

-Кешене кеше иткән хезмәт, җирлегебезнең муллыгы анда яшәүче халыкның нәтиҗәле хезмәтенә бәйле. Ивановлар династиясе исә авылны алга җибәрүдә зур тырышлык куйган, мактауга лаек гаилә, - ди Римма Зайцева.

Әлеге хезмәт династиясе турында утырышта сәхнәләштерелеп күрсәтелде. Гомумән, сәхнәдә яңгыраган җырлар, шигырьләрдә хезмәткә мәдхия укылды. Мәдәният хезмәткәрләре бергә җыелышып оештырган чара үзгә, мәгънәле иде.

Хезмәт кешесенең урыны түрдән булырга тиеш: хезмәт сөйгәнне халык та сөя. Кадердә яшәүче Федор Архипов исә күпләп умарта тоткан, бакчачылык һөнәрен бүген дә ташламый: сортлы үсентеләр үстерү белән мәшгуль. Җирлектә агымдагы елда сугыш ветераны нигез салган җиләк-җимеш бакчасы аның үсентеләре белән торгызылган. Өстәвенә, ага игелекле дә, православие динендә булса да, авыл мәчетен дә карап тота. Әле дә актив тормыш белән яши, балыкка йөри. Сәхнәдән чыгыш ясарга сүз биргәч, күңеле тулып, бер-ике сүз генә әйтә алды ул. Тырыш, эшкә үҗәт кеше артык сүз белән мавыкмый шул.

Һөнәр һөнәрне арттыра

Һөнәр һөнәрне арттыра дигән гыйбарә Фаит ага Сәитовка атап әйтелгәндәй. Өздереп гармунда уйнау өстенә, ул ат җигү, иярләү кирәк-ярагы да ясый. Гармуныннан агылган "Шахта", "Рамай", «Олы юлның тузаны» халык көйләре күңелләрне айкый, хисләндерә. Гармуны гомер юлдашы аның. Чананы җәйдән әзерлә, дигән гыйбарәгә тугры калып, кул эшләрен күпчелек җәен ясарга тырыша ага. Сабантуйга исә ул кыштан ук әзерләнә: дуга, ияр, ыңгырчак, дирбия һ.б.ларга бизәкләр ясый. Дугалардагы бизәкләре күз явын алырлык. Фаит абыйдан әлеге кирәк-яракны авылдашлары гына түгел, тирә-як шәһәр, авыллардан да сорап киләләр икән. Тик бу һөнәргә өйрәнергә теләк белдерүче булмаганга борчыла ул. Кадердә узган республика "Кыр көне"ндә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та аганың көмеш белән бизәлгән дуга, ия, ыңгырчакларын күреп сокланды, кат-кат килеп аны фотога төшерде. Фаит ага кулына нинди тимер, төсле металл эләгә, аны кисеп, бизәү элементлары ясый. Кулына килеп эләккән гади консерв банкалары да эшкә җигелә. Аңа әле 85 яшьне бирмисең, аек фикерле, зирәк, үзе җор телле, шаян.

- Җәмәгатем үлеп китте, аны югалтуны бик авыр кичерәм, тигез яшәгәндә башкачарак булган, кул эше тотарга да дәрт бар иде, - ди Фаит ага, бераз сагышланып.

Фаит ага заманында кыр бригадиры, ферма һәм клуб мөдирләре булып та эшләгән, тегермәнче, көтүче дә булган. Сугыш башланганда миңа 11 яшь кенә иде, бөтен эш без - яшүсмерләр җилкәсендә булды, әти сугыштан кайткач җайлана төште бераз, ди ага. Аннан соңгы еллар да җиңел булмаган. Гаилә корган, балалар үстергән. Ялгыз гомер иткән ага кул эше тотып юана. Ат асрарлык көч юк инде, шулай да ат табып, аны бизәп, ел да әйбер җыярга чыгам, ди ул. Сабантуй рухын шулай тоя Фаит ага.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: