Зәй офыклары

Искезәйлеләр “Карга боткасы” пешерде

Татар халкы йола-бәйрәмнәргә бик бай. Шуларның берсе - "Карга боткасы". Ул инде онытылып баручы йола. Язын безнең халкыбыз табигатькә чыгып, ботка пешергән, төрле уеннар уйнаган. Район мәдәният йорты коллективы да балалар белән алдагы көнне өйдән-өйгә кереп, хуҗаларны бәйрәм белән котлап, ботка пешерү өчен ярма, йомырка, тәм-томнар җыйды. Икенче көнне мәдәният...

Татар халкы йола-бәйрәмнәргә бик бай. Шуларның берсе - "Карга боткасы". Ул инде онытылып баручы йола. Язын безнең халкыбыз табигатькә чыгып, ботка пешергән, төрле уеннар уйнаган.

Район мәдәният йорты коллективы да балалар белән алдагы көнне өйдән-өйгә кереп, хуҗаларны бәйрәм белән котлап, ботка пешерү өчен ярма, йомырка, тәм-томнар җыйды. Икенче көнне мәдәният йорты яны мәйданчыгы гөр килеп торды. Бер җирдә коймак, икенче урында ботка пеште. Бер читтә җыр-бию, төрле уеннар оештырылды. "Түбәтәй", "Алтын капка", "Буталчык" уеннарын балалар аеруча яратып уйнады. Килгән кунаклар - тыл хезмәтчәннәре концерт карап, ял итте. Ул арада ботка да пешеп чыкты. Һәркем аннан авыз итте, коймаклап чәй эчте. Калган ботканы балалар кошларга бирде. Йоланың исеменнән аңлашылганча, кошларны сыйлау, игеннәр уңышының мул булуына өметләнү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: