Зәй офыклары

Изге багулар

Туган як тарихын өйрәнү музеенда укучылар өчен электән калган йола - "Изге багулар" тарихына багышланган чара үтте. Укучыларга иң элек бәйрәм, халык йолалары, гореф-гадәтләр турында аңлатма бирелде. Святки, изге багу көне дип гади генә атап йөрткәннәр Иисус Христос туган көнгә багышланган изге тантана, күңел ачу, ял көннәрен. Святки төшенчәсе изге...

Туган як тарихын өйрәнү музеенда укучылар өчен электән калган йола - "Изге багулар" тарихына багышланган чара үтте. Укучыларга иң элек бәйрәм, халык йолалары, гореф-гадәтләр турында аңлатма бирелде.

Святки, изге багу көне дип гади генә атап йөрткәннәр Иисус Христос туган көнгә багышланган изге тантана, күңел ачу, ял көннәрен. Святки төшенчәсе изге сүзе белән тыгыз бәйләнгән. Святкиның иң беренче йоласы да багулар булып тора. Бу көнне күпләр үзләренең алдагы язмышын билгеләргә тырышкан. Багулар төрлечә үткәрелгән: кемнәрдер капка төбендә, кемдер башмаклар, суган белән, ә кайберәүләр табада баккан.

Еллар узып, заманалар үзгәргән саен багу йоласы да онытылган. Югыйсә, православие бәйрәмнәре, фольклор - зирәклек, матурлыкка, изгелеккә өндәү чыганаклары. Элек-электән кешеләр гыйнвар суыкларында дөнья буйлап изге Алла йөри дип ышанган, аның рәхим-шәфкатенә өметләнгән. Ә ышаныч-өмет аңа яшәргә көч биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: