Зәй офыклары

Канат куйган туган җир

Районыбыз авылларында һәркемнең күңел кылларын тибрәтерлек, җылы эчтәлекле «Туган җирдә очрашулар» кичәләре дәвам итә. Зәй төбәгеннән чыккан күренекле шәхесләрне туган авылларына чакырып кунак итү, хөрмәтләү инде күп җирләрдә булып чарланган мөхтәрәм якташларыбызның да, үз кешеләре белән горурланып яшәүче авыл халкының да иң нечкә хисләренә тәэсир итә. Чираттагы шундый җылы очрашу...

Районыбыз авылларында һәркемнең күңел кылларын тибрәтерлек, җылы эчтәлекле «Туган җирдә очрашулар» кичәләре дәвам итә. Зәй төбәгеннән чыккан күренекле шәхесләрне туган авылларына чакырып кунак итү, хөрмәтләү инде күп җирләрдә булып чарланган мөхтәрәм якташларыбызның да, үз кешеләре белән горурланып яшәүче авыл халкының да иң нечкә хисләренә тәэсир итә. Чираттагы шундый җылы очрашу Бигеш авылында археолог, тарих фәннәре докторы, профессор Фаяз Хуҗин белән үтте.

- Мин туган авылыма еш кайтып торсам да, авылдашларымның кабат минем белән очрашырга теләүләрен белеп, бик дулкынландым. Туган җирдә сине онытмауларын, синең белән горурланып яшәүләрен тою - бик татлы ул. Яшьрәкләрне белеп бетермәсәм дә, һәр йортның өлкән кешеләре миңа бик якын. Алар белән очрашып сөйләшү җанга дәва бирә. Мин авылсыз, районсыз яшәүне күз алдына да китерә алмыйм, - диде ул, кичерешләре белән уртаклашып һәм алга таба да мондый күркәм кичәләрне традицион төстә дәвам итәргә киңәш итте. Фаяз Хуҗин, тарихчы буларак, Зәй төбәге тарихын тирәнтен өйрәнү максатында, Иске Зәй бистәсендәге борынгы крепость торган урында археологик казу эшләре алып бару яхшы булыр иде, диде. Моңа өстәп ул күренекле язучылар - Тукай премиясе лауреатлары, якташларыбыз Аяз Гыйләҗев, Рабит Батулла, Мөдәррис Әгъләмовларга багышлап, махсус мәдәни музейны Зәйдә ачарга киңәш итте. Чөнки һәр төбәк үзендә булганны башкаларга үрнәк итеп күрсәтә дә белергә тиеш, ди галим якташыбыз. Бигеш җирлегенә караган авыллардан чыккан билгеле кешеләр, хезмәт батырлары турында бик тә кызыклы итеп ветеран укытучы Рәүф Насыйбуллин сөйләде.

- Шушы җирдә канат ярып, зур уңышларга ирешкән күренекле кешеләребез һәр өлкәдә дә бар. Аларны тиз генә санап бетерерлек тә түгел. Безне иң сөендергәне - аларның туган төбәкләрен онытмаулары, кайтып хәл-әхвәл белешеп торуы. Шулай ук без туган җиренә кендеге белән береккән авыл хезмәтчәннәрен, биредә эшләп хөрмәт казанучыларны да истән чыгарырга тиеш түгел. Чөнки авылыбызның тырыш сыер савучыларын, игенчеләрен алсак та, ил муллыгында аларның көче чиксез зур, - дип ассызыклады ул. Бәйрәмне алып баручылар аларның һәрберсен хөрмәт белән искә алды. Кичәгә Түбән Камадан кунак булып кайткан Газинур Маликов, Чаллыдан Сәрия Нәбиулина, Ибраһим Исмәгыйлев үзләренең аһәңле җырлары аша туган авылларын сагынып яшәүләрен чагылдырды, авылдашларына тирән хөрмәт хисләрен җиткерде. Очрашуга зал тутырып килгән авыл халкы һәр чыгышны алкышларга күмде. Ә якташлары Фаяз Хуҗинның моңлы җырын тын калып тыңлады алар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: