Зәй офыклары

Карамый калмагыз!

Авыл мәдәният йортлары арасында игълан ителгән театр бәйгесе тәмамланды. Жюри театрларны карап, иң-иңнәрне сайлады. Язгы игелек атнасы кысаларында әлеге коллективларның иҗаты киң катлам тамашачыга тәкъдим ителә. Зәйлеләр кичке сәгать 6да «Энергетик» Мәдәният сараенда 16 апрельдә сармашбашлыларның «Әниләр һәм бәбиләр» (Туфан Миңнуллин) драмасын, 18 апрельдә Сәвәләй мәдәният йорты үзешчәннәре әзерләгән «Көтү»...

Авыл мәдәният йортлары арасында игълан ителгән театр бәйгесе тәмамланды. Жюри театрларны карап, иң-иңнәрне сайлады. Язгы игелек атнасы кысаларында әлеге коллективларның иҗаты киң катлам тамашачыга тәкъдим ителә.

Зәйлеләр кичке сәгать 6да «Энергетик» Мәдәният сараенда 16 апрельдә сармашбашлыларның «Әниләр һәм бәбиләр» (Туфан Миңнуллин) драмасын,

18 апрельдә Сәвәләй мәдәният йорты үзешчәннәре әзерләгән «Көтү» (Булат Сәлахов) лирик комедиясен,

19 апрельдә кичке сәгать 5тә политехник колледжның Майя Нуждованың «Новые приключения Шурика и его друзей» музыкаль комедиясен, Имәнлебаш яшьләренең «Казан егетләре» (Мансур Гыйләҗев) комедиясен,

20 апрельдә югарышепкәлеләрнең «Ялгыз тәкәрлек» (Хәбир Ибраһимов) драмасын,

21 апрельдә бигешлеләрнең «Кызыма килер йөз кеше» (Хәбир Ибраһимов) комедиясен карый алачак.

Район мәдәният йортында кичке сәгать 6да 16 апрель көнне албистәлеләр «"Валенки поносить, годков 10 сбросить» комедиясен,

18 апрельдә кушелгалылар Зөлфәт Хәкимнең «Чапты атым Казанга» комедиясен, район мәдәният йорты коллективы Әхмәт Абдулланың «Үги кыз»ын,

20 апрельдә карамалылар Мансур Гыйләҗевның «Нәфига һәм игезәкләр»ен күрсәтәчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: