Зәй офыклары

Казан дөньякүләм җыр конкурсы уздырырга әзерләнә

Казан дөньякүләм җыр конкурсы уздырырга әзерләнә. «TURKVISION» төрки халыкларның эстрада җыр конкурсын югары дәрәҗәдә оештыру өчен Мәскәүдән дә белгечләр чакырыла. Танылган продюсер һәм режиссер, безгә "Йолдызлар фабрикасы", "СТС йолдыз кабыза" проектлары аша яхшы таныш булган Лина Арифуллина халыкара конкурсның продюсеры итеп билгеләнгән. «Безнең төп максат - матур, яхшы халыкара музыкаль...

Казан дөньякүләм җыр конкурсы уздырырга әзерләнә. «TURKVISION» төрки халыкларның эстрада җыр конкурсын югары дәрәҗәдә оештыру өчен Мәскәүдән дә белгечләр чакырыла.

Танылган продюсер һәм режиссер, безгә "Йолдызлар фабрикасы", "СТС йолдыз кабыза" проектлары аша яхшы таныш булган Лина Арифуллина халыкара конкурсның продюсеры итеп билгеләнгән. «Безнең төп максат - матур, яхшы халыкара музыкаль конкурс уздыру. Ул төрки халыклар дөньясында иң күркәм музыкаль вакыйга. Кызыклы чыгышлар белән заманча шоу әзерлисебез килә: монда акробатлар да, шулай ук көтелмәгән сюрпизлар да булачак. Күңелем белән тоям: мине кызыклы эш көтә. Җитмәсә музыкаль конкурсларны да яратам, катнашучылар һәрвакыт дулкынлана, бер-берләре белән ярыша. Милләтем буенча татар булгач, төрки дөнья якын бит миңа", - дип үз фикерләре белән уртаклашты Лина Арифуллина.
Башта конкурста 20 җырчы катнашыр дип көтелгән иде (Татарстан данын җырчы якташыбыз Айдар Сөләйманов яклаячак). Ләкин проект авторлары узган елдагы кебек үк 24 кеше җырлаячак, дигән карарга килгән.
Исегезгә төшереп узабыз. Быел Казан - "Төрки дөньяның мәдәни башкаласы" исемен йөртә. Бу җәһәттән Татарстанда күптөрле проектлар, күргәзмәләр, фәнни чаралар узды. Башкалабызда дөньяның төрки халык вәкилләре кунак булды. Ноябрь аенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Төркиянең ТМВ-ТV телеканалы тарафыннан оештырылган «TURKVISION» халыкара төрки халыклар җыр бәйгесенең финалы уза. Җыр бәйрәмен 21 ноябрь көнне «Татнефть-Арена» сараенда тамаша кылырга мөмкин булачак.
Максаты - хәзерге заман төрки эстрада-музыка сәнгатен популярлаштыру, халык традицияләрен саклау, үстерү, төрки илләр арасында үзара хезмәттәшлекне ныгыту.
"Бәйгебез әле яшь, быел икенче тапкыр гына оештырыла. Беренчесе Төркиянең Искешәһәр каласында узган ел үтте. Әлеге проект аша бөтен дөнья төрки телле халыкларның бердәм булуын, аның гомумдөнья мәдәниятендә мөһим урын алып торуын күрсәтергә телибез. Чараны барлык төрки халыклар өчен зур бәйрәм итеп оештырасыбыз килә", - ди конкурсны оештыру комитеты җитәкчесе Ислам Багиров.
Шунысы да мөһим, "ТӨРЕКСОЙ"ның чираттагы утырышы Казанда нәкъ төрки конкурс финалы көнне узачак дип көтелә. Бу көнне башкалабызга төрки халык вәкилләре белән бергә, "ТӨРЕКСОЙ" җитәкчесе Дүсән Касеинов та киләчәк. 2015 елда "төрки мәдәни башкаласы" дигән дәрәҗәле исемгә нинди шәһәр ия булачагы да игълан ителә. Татарстан Мәдәният министрлыгыннан хәбәр итүләренә караганда, «TURKVISION» - төрки дөньяның халыкара телевизион җыр бәйгесе "Казан - төрки мәдәни кала" уңаеннан оештырылган чараларның иң зурысы һәм иң соңгысы да булачак.
Төркиянең ТМВ ТV телеканалын оештыручы, халыкара бәйгегә нигез салучы Самир Гурбанов: "Казанда уздырыла торган «TURKVISION»ны ТМВ ТV каналы аша 12 илдә йөз миллионнан артык тамашачы карый алачак. Моннан тыш, Төркия телеканалы өч финалистка үз клипларын каналда киң ротацияләү, башка илләрдәге төрки телле башкаручылар белән уртак проектлар оештыруда ярдәм алу мөмкинлеге бирәчәк. «TURKVISION 2014» уздыру тәҗрибәсе Татарстан белән тотрыклы рәвештә хезмәттәшлек итүгә башлангыч булыр. Казан - төрки халыкларның күпмилләтле тарихи һәм мәдәни мирасын чагылдырган көчле бер үзәк. Без киләчәктә сездә уза торган мәдәни һәм этнологик чараларны мәгълүмати яктан яктыртуга ярдәм итәчәкбез", -диде.

http://intertat.ru/tt/madaniyat-tt/item/37820-turkvision-t%D3%A9rki-s%D3%99ngatne-berl%D3%99shter%D3%99.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: