Зәй офыклары

Казан VIII Халыкара мөселман киносы фестиваленә әзерләнә

3-11 сентябрьдә Казанда үтәчәк Халыкара мөселман киносы фестивалендә 55 ил катнашырга теләк белдергән инде. Фестивальгә көтелгәннән күбрәк фильмнар тәкъдим ителгән. Комиссия 28 илдән 40 фильмны фестивальдә катнаштырачак. Быелгы фестивальнең жюри рәисе - Тадҗикстанның халык артисты, кинооператор, сценарийлар авторы, кинорежиссер Дәүләтназар Худоназаров. Сентябрь башында булачак чарада Андрей Кончаловский, Сергей Шакуров, Наталья...

3-11 сентябрьдә Казанда үтәчәк Халыкара мөселман киносы фестивалендә 55 ил катнашырга теләк белдергән инде. Фестивальгә көтелгәннән күбрәк фильмнар тәкъдим ителгән. Комиссия 28 илдән 40 фильмны фестивальдә катнаштырачак. Быелгы фестивальнең жюри рәисе - Тадҗикстанның халык артисты, кинооператор, сценарийлар авторы, кинорежиссер Дәүләтназар Худоназаров. Сентябрь башында булачак чарада Андрей Кончаловский, Сергей Шакуров, Наталья Бондарчук, Марина Зудина һәм башкалар катнашыр дип көтелә. Кончаловский үз фильмнарын күрсәтәчәк һәм һөнәри осталыгы белән дә уртаклашачак. Фестивальдә бәйгегә чыккан фильмнар «Родина», «Мир», «Киномакс», «Киномечта» кинотеатрларында күрсәтеләчәк. Фестиваль Татарстанда Тарихи-мәдәни мирас елы кысаларында үтә. Килгән кунакларны Изге Болгар җиренә сәяхәт көтә. Алар шулай ук Универсиада объектларын да караячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: