Зәй офыклары

Китапханә заман белән бергә атлый

Чыбыклы китапханәсе ТР Мәдәният министрлыгы оештырган бәйгедә катнашып, "Авыл җирлегендә иң яхшы китапханә" номинациясендә җиңү яулады һәм 100 мең сумлык грантка ия булды. Алдагы ике елда исә Югары Мәлем белән Түбән Биш авыллары китапханәләре шундый ук грантка ия булган иде. Районда грант откан өч авыл китапханәсе бар. Чыбыклы китапханәсе грант...

Чыбыклы китапханәсе ТР Мәдәният министрлыгы оештырган бәйгедә катнашып, "Авыл җирлегендә иң яхшы китапханә" номинациясендә җиңү яулады һәм 100 мең сумлык грантка ия булды. Алдагы ике елда исә Югары Мәлем белән Түбән Биш авыллары китапханәләре шундый ук грантка ия булган иде. Районда грант откан өч авыл китапханәсе бар. Чыбыклы китапханәсе грант акчасына компьютер өстәлләре, урындыклар, шкафлар һ.б.лар белән тәэмин ителә, яктырткычлар яңартыла. Кыскасы, китапханә җиһазларга байый, уңайлыклар тудырыла.

Чыбыклы авыл китапханәсе Чыбыклы һәм Онбия авылларына хезмәт күрсәтә. Фондта барлыгы 12652 данә китап исәпләнә, шуларның 2495е - балалар өчен басма. Китапханә 23 төрдә газета-журнал алдыра. Алардан барлыгы 564 укучы файдалана.

Биредә 12 ел инде Рузия Гадершина хезмәт куя. Авыл китапханәчесенең төп бурычы укучыларда әдәбиятка, китапка кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү, укуга омтылыш уяту һәм үстерү, укучыларның әдәбиятка, мәгълүматка ихтыяҗларын канәгатьләндерү һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтүдән гыйбарәт. Хәзер авыл баласы да буш вакытында китап уку түгел, бернинди эчтәлеге булмаса да, телевизор карауны, компьютер каршында утыруны хуп күрә. Бала китап белән кече яшьтән дуслашырга тиеш, шуңа да Рузия Гадершина балалар бакчасы, мәктәп белән тыгыз элемтәдә эш алып бара. Нәниләрне дә, беренче сыйныф укучыларын да сентябрь аенда, укытучы һәм тәрбияче апалары белән бергәләп, китапханәгә чакыра. Аларны матур тышлы китаплардан күргәзмә белән каршылый. Китапханәгә килү аларда сөенеч уятсын, тәэсир калдырып, аларда тагын килү теләген уятсын өчен булдыра алганның барысын эшли ул. Китапханәдә төрле эчтәлектәге библиографик дәресләр үткәрелә: бакча балалары һәм беренче сыйныф укучылары өчен «Минем беренче китабым», «Китап белән үс сабый», зуррак сыйныфлар өчен балалар энциклопедиясе сериясе буенча «Күп белергә теләсәң» дигән дәресләр уза. Китапханәдә I сыйныф укучыларына республикабызның тарихи-мәдәни урыннары һәм мәдәни чаралар белән танышу максатыннан «Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге» тапшырыла. Көндәлек тапшыру кичәсенә укучыларның әти-әниләре, сыйныф җитәкчеләре һәм башлангыч сыйныф укучылары чакырыла. Балалар өчен әдәби иртәләр, музыкаль, театрлаштырылган кичәләр башлангыч, урта һәм югары сыйныф укучыларын, яшьләрне дә игътибардан читтә калдырмый. Чыгарылыш сыйныф укучылары белән биредә «Cоңгы кыңгырау» бәйрәме билгеләп үтелә. Ветераннар белән очрашулар, бәйгеләр оештырыла.

«Китап укып елый алганнарның күңелендә булмый каралык...» Халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмовның бу сүзләре белән килешмичә мөмкин түгел. Чыннан да, зур көчкә ия ул китап сүзе! Сиңа киңәш һәм илһам бирә, тормышыңда ярдәмгә килә, иңнәреңә ишелеп төшкән кайгы-хәсрәтне җиңеләйтә, гыйлем һәм тәҗрибә бирә. Гомумән, китап ул - үткәнебез, бүгенге яшәешебез, киләчәгебез.

-Бу сүзләрне истә тотып эшләргә тырышабыз, укучыларны кызыксындыруның төрле юлларын эзлибез, - ди Рузия Гадершина.

Китапханә укучылар һәм бакча балалары белән авыл гына түгел, район һәм республикакүләм чараларда, конкурсларда катнаша.

Совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылу-ның 25 еллыгы уңаеннан «Әфганстан - йөрәк ярам» дигән республикакүләм конкурска Рүзәл Хәбибуллин күршесе Рәкыйф Фәйрушин турында хикәя язып җибәреп, район хәрби комиссары һәм үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре җитәкчелегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Китапханә компьютерлар белән тәэмин ителгән, интернет челтәренә тоташтырылган. Китапханә ул - мәгълүмат үзәге дә. Хезмәт кешесе елы уңаеннан пенсиядәге терлекчеләр һәм механизаторлар белән түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр үтә.

Китапханәдә мини музей эшләп килә. Анда «Авылыңның тарихын бел» дигән альбом, татар халкының милли киемнәре, эш кораллары, "салам бабай" Гамил абый Исхаковның саламнан ясаган кул эшләре урын алган. Китапханәче яңа китаплар белән укучыларны таныштыру өчен «Яңа китаплар сезнең өчен» дип исемләнгән күргәзмәне тулыландырып тора. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Сугыш урлаган балачак" дип аталган әдәби-музыкаль кичә аеруча үтемле булды, ди ул. Аңа тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары чакырыла.

- Рузия Гадершина - эшенә җаваплы карап, иҗади эшләүче. Китап күргәзмәләре керүгә укучыны җәлеп итәрлек, үзенә тартып торырлык аның, -ди үзәк китапханә методисты Ольга Руди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: