Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәдәният һәм сәнгать

Китапханәдә Халыкара светофор көне

Ел саен 5 августта Халыкара светофор көне билгеләп үтелә

 Бу дата 1914 елда Кливленд шәһәрендә (АКШ) беренче автоматик светофор урнаштыруга багышланган.

9 августта Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Уймак кыз» һәм «Алтынчәч» балалар бакчаларыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар «Акыллы светофор» дип аталган танып-белү сәгатендә катнаштылар.

Бу бәйрәм - балаларның һәм өлкәннәрнең игътибарын юл хәрәкәте куркынычсызлыгы проблемасына җәлеп итү өчен менә дигән мөмкинлек.

Яшь китап укучылар светофорның тарихы белән таныштылар, юл йөрү кагыйдәләре турында шигырьләр тыңладылар, светофорчы биргән сорауларга җавап бирделәр, пазллар җыйдылар, «Светофорны җый», «Светофор сигналлары», «Билгене ата» кебек конкурсларда бик теләп катнаштылар. Күңелле музыка астында балалар "Иптәшеңне алып кил" дигән хәрәкәтле уен уйнадылар.

Чара ахырында балалар татлы бүләкләр алдылар.

Танып – белү сәгатендә алган мәгълүмат балаларга тәртипле җәяүлеләр булырга һәм юлда күңелсезлекләрдән котылырга ярдәм итәр дип өметләнәбез.

Фотолар үзәк китапханәдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев