Зәй офыклары

Күмәк җырлап күрсәтербез

Районыбызда ел саен предприятие, оешма, авыл җирлекләре арасында аерым бер темага багышланган иҗат фестивальләре үткәрү күркәм гадәткә әверелде. Мондый мәдәни чаралар үзешчән сәнгатьне үстерү, зәйлеләрнең иҗади активлыгын арттыру, яңа талантлар ачу максатында оештырыла. Быелгы бәйге хорлар фестивале буларак һәм "Җырлаучы Зәй" исеме астында узачак. Бу турыда район башкарма комитеты карары...

Районыбызда ел саен предприятие, оешма, авыл җирлекләре арасында аерым бер темага багышланган иҗат фестивальләре үткәрү күркәм гадәткә әверелде. Мондый мәдәни чаралар үзешчән сәнгатьне үстерү, зәйлеләрнең иҗади активлыгын арттыру, яңа талантлар ачу максатында оештырыла.

Быелгы бәйге хорлар фестивале буларак һәм "Җырлаучы Зәй" исеме астында узачак. Бу турыда район башкарма комитеты карары дөнья күрде. Фестиваль 22 марттан 25 апрельгә кадәр өч этапта үтәчәк. Беренче этапта хор коллективлары жюри хөкеменә өч җыр - халык җыры, 1980-1990 елларның иң популяр җырлары һәм кайчандыр "Зорька" радиосында яңгыраган җыр тәкъдим итәчәк. Хорлар беренче этапта дүрт төркемгә бүленеп чыгыш ясаячак. Һәр төркемдәге уңышлы чыгыш ясаган коллективлар (4 коллектив) фестивальнең икенче этабында яңа программа (хор җитәкчесе катнашында эстрада җыры һәм татар телендә җыр башкару) күрсәтәчәк.

Фестивальнең соңгы этабын апрель ахырында үткәрү планлаштырыла. Ул үз эченә гала-концерт һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын ала.

Авыл җирлекләре арасында фестиваль аерым график нигезендә узачак һәм гала-концертта аерым оештырылачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: