Зәй офыклары

Кыр эшләреннән соң үзенчәлекле бәйрәм

Узган җомга зәйлеләр өчен истәлекле вакыйга булды - Зәй шәһәре сәхнәсендә популяр татар җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Салават Фәтхетдинов концерты узды. "Энергетик" Мәдәният сарае сәхнәсендә ул моннан - 18, Сармашбаш стадионында исә 6 ел элек чыгыш ясаган булган. Салават үзенең әлеге 26нчы иҗат сезонында Зәйгә...

Узган җомга зәйлеләр өчен истәлекле вакыйга булды - Зәй шәһәре сәхнәсендә популяр татар җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Салават Фәтхетдинов концерты узды. "Энергетик" Мәдәният сарае сәхнәсендә ул моннан - 18, Сармашбаш стадионында исә 6 ел элек чыгыш ясаган булган. Салават үзенең әлеге 26нчы иҗат сезонында Зәйгә район җитәкчесе Разиф Кәримов чакыруы буенча килде. Шунысы игътибарга лаек, тамашачыларның күпчелеген авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар - механизатор, сыер савучы, машина йөртүче, фермерлар, агрономнар, зооинженерлар тәшкил итте. Шул рәвешле әлеге өлкәдә хезмәт куючыларны хөрмәтләү булды ул. Концерт алдыннан Разиф Кәримов чыгыш ясап, елның үзенчәлекле булуын ассызыклады, аграрийларны кыр эшләрен тәмамлау белән котлады. табигать шартлары уңайсызлыкларына карамастан, сезнең тырышлык, үҗәтлек белән районда 113 мең тонна бөртекле ашлык, 300 мең тонна шикәр чөгендере үстереп, җыеп алынды, диде район башлыгы. Бер нәрсә дә буш урында тумый, билгеле. Бу күрсәткечләр артында тынгысыз, авыр хезмәт ята. Районда терлекчелек тармагының үсеш алачагына да шик юк. Район җитәкчесе Салават Фәтхетдиновка иҗат уңышлары теләде һәм татар эстрадасы җырчылары белән алга таба да мондый очрашулар оештырылачак, диде. Мондый үзенчәлекле бүләктән авыл хезмәтчәннәре канәгать калды. "Энергетик" мәдәният сараенда башкаланың дәрәҗәле артистларын тәһге каравымҮ оештыручыларга рәхмәтлебез, Бу - безгә игътибар билгесе, алдагы эшебезгә бер стимул, тырышып эшләүгә канатландыру, ди "Зәй шикәре" агрофирмасының "Чыбыклы" бүлекчәсе сыер савучысы Әлфия Мөхәммәтҗанова. Салават Зәкиевич зәйлеләрне халык җырлары һәм заманча көйләр белән сөендерде. Хәмдүнә Тимергалиева белән Фирзәр Мортазин чыгышы тамашачылар өчен көтелмәгән сюрприз булды. Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. Зәйлеләр эшли дә, ял да итә беләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: