Зәй офыклары

Күчмә семинарның чираттагысы – Сарсаз-Багражда (фотолар)

Зәй мәдәният идарәсе сигезенче күчмә семинарны Сарсаз-Баграж клубында оештырды. Анда сүз инвалидлар декадасы, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан әзерлек эшләре турында барды. Алар - фотоальбомнар, стендлар ясау, хәрби-патриотик юнәлештә кызыксыну клублары арасында смотр-конкурслары. Бу турыда бәян иткән методист Кәүсәрия Кузнецова "Җиңү салюты" фестиваленә хәзер үк әзерлек эше алып барырга чакырды,...

Зәй мәдәният идарәсе сигезенче күчмә семинарны Сарсаз-Баграж клубында оештырды. Анда сүз инвалидлар декадасы, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан әзерлек эшләре турында барды. Алар - фотоальбомнар, стендлар ясау, хәрби-патриотик юнәлештә кызыксыну клублары арасында смотр-конкурслары. Бу турыда бәян иткән методист Кәүсәрия Кузнецова "Җиңү салюты" фестиваленә хәзер үк әзерлек эше алып барырга чакырды, аңа киләсе ел башында старт биреләчәк. Иске Тәкмәк клубы мөдире Мария Ермолаева Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мөктәп белән бергә, Имәнлебаш мәдәният йорты директоры Энҗе Әхмәтҗанова Кече Ватан елы уңаеннан алып барган эшчәнлек турында сөйләделәр. Семинарда баш белгеч Римма Варламова тәрбиягә авыр бирелүче балалар белән эш буенча чыгыш ясады. Якты Күл мәдәният йорты директоры клуб яны һәм аның эчен бизәү буенча тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Сарсас Баграж мәдәният йорты хезмәткәрләре исә кунакларга "Кышкы Микула"ны сәхнәләштереп күрсәтте.

Бу турыда тулырак язманы газетабызның алдагы санында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: