Зәй офыклары

Кулларыннан гөл тама

Кәрәкәс авылы мәдәният йорты, үзешчәннәр әзерләгән мәдәни чаралардан тыш, мавыгулар буенча эшчәнлеге белән дә аерылып тора. Биредә мөдир Рәмзия Зиязова җитәкчелегендәге кул эшләре осталары клубы 2005 елдан бирле эшли. Монда йөрүче авылның уңган хатын-кызлары чигү-бәйләүнең нечкәлекләрен өйрәнәләр. Бүгенге көндә клубка йөрүче 15 хатын-кыз ленталы чигү үрнәкләрен үзләштерү белән мәшгуль. Әлеге...

Кәрәкәс авылы мәдәният йорты, үзешчәннәр әзерләгән мәдәни чаралардан тыш, мавыгулар буенча эшчәнлеге белән дә аерылып тора. Биредә мөдир Рәмзия Зиязова җитәкчелегендәге кул эшләре осталары клубы 2005 елдан бирле эшли. Монда йөрүче авылның уңган хатын-кызлары чигү-бәйләүнең нечкәлекләрен өйрәнәләр. Бүгенге көндә клубка йөрүче 15 хатын-кыз ленталы чигү үрнәкләрен үзләштерү белән мәшгуль.

Әлеге яңа эш алымын Мөнзилә апа Диниятуллинаның оныгы Айсылу тәкъдим иткән.

- Клубка җыелып чигү-тегү эшләре белән күңелле кич утыруларны оныкларыбыз да белә. Алар буш вакытларын үзләре дә бик теләп биредә үткәрәләр, кул эшләренә өйрәнәләр. Оныгым Айсылуның да бу нәзберек эшкә куллары ятып тора. Хәзер ул Чаллыда шундый махсус түгәрәккә йөри. Укытучылары аларга ленталы чигү үрнәген күрсәткән. Ә Айсылу, көзге каникулга кайткач, әлеге үзенчәлекле эш серен безнең белән дә уртаклашты, - ди Мөнзилә апа, уңган оныгы өчен сөенеп.

Хәзер исә, Кәрәкәснең кул эше осталары күз иярмәс тизлектә энәгә киерткән тар атлас ленталардан матур-матур чәчәкләр, табигать күренешләре чигеп, аларны рамнарга беркетә. Инде бер күргәзмәгә җитәрлек эш башкарырга өлгергәннәр. Гөлсем Ризванова әйтүенчә, бу әле кул эшләренең бер өлеше генә, инде төрле бәйрәмнәр уңаеннан аларны якыннарына бүләк тә иткәннәр. Күптән түгел "Энергетик" Мәдәният сарае каршында үткән ярминкәдә чиккән мендәрләр бәйгесенә дә кәрәкәслеләр ленталап чиккән мендәрләр тәкъдим иткән.

Клубка йөреп әби, апа, оныклар, беренчедән, элеккедән калган күркәм традицияләрне дәвам итсә, икенчедән, дөнья мәшәкатьләреннән арынып, бер-берсе белән аралашалар.

- Көзге, кышкы чорда авыл кешесе хуҗалыктагы эшләрдән бераз арынып, кич утырырга, бер-берсенең хәл-әхвәлен белешеп чәй өстәле артында гәпләшеп утырырга ярата. Менә без дә кул эшләреннән арып киткәч өйләребездә пешереп алып килгән тәмле чәй ризыкларыннан авыз итеп, кемдә нинди яңалык бар уртаклашып күңелле яшибез, - ди фельдшер Раушания Исламова.

Шунысы куанычлы, замана авырлыгыннан зарланып утырмыйча үзләренә шөгыль табып, күңелле яшәүче кешеләр болар. Алай гына да түгел, чигү өчен кирәкле материалларны апалар үзләре юнәтә, эш үрнәкләре күрсәтелгән журнал-китапларны да үзләре сатып ала. Шулай булгач, үзенчәлекле сәнгать эшләренең күңелләрне дә матурлавына ничек ышанмыйсың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: