Зәй офыклары

Көз кызы - Сөмбелә бездә кунакта

Менә табигатьтә алтын , сары яфраклары белән матур көз тантана итә. Көз үзенең байлыгы, гүзәллеге белән һәркемне сокландыра ала. Ә менә нәниләрне ул тагын да ныграк сөендерде. "Кояшкай" балалар бакчасына йөрүче 2нче кечкенәләр төркемендә искиткеч зур бәйрәм булды. Чын көзне хәтерләткән музыкаль залга кечкенәләр кулларына алтынсу, кызгылт яфраклар тотып, балалар...

Менә табигатьтә алтын , сары яфраклары белән матур көз тантана итә. Көз үзенең байлыгы, гүзәллеге белән һәркемне сокландыра ала. Ә менә нәниләрне ул тагын да ныграк сөендерде. "Кояшкай" балалар бакчасына йөрүче 2нче кечкенәләр төркемендә искиткеч зур бәйрәм булды. Чын көзне хәтерләткән музыкаль залга кечкенәләр кулларына алтынсу, кызгылт яфраклар тотып, балалар матур көй агышына йөгереп кереп, яфраклар кебек бөтерелделәр. Әйтерсең, алар болындагы күбәләкләр... Нәниләрнең бу -беренче көтеп алынган уңыш бәйрәме. Кечкенә булулары, күбесенең телләре генә ачылып килүгә карамастан, ихлас, сәнгатьле итеп саф татар телендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Аларның тырышып, чын барлык белән башкаруларын карарга килгән әти-әниләре, әби-бабайлары сөенеп, хозурланып тыңлап утырдылар. Кайберләренең күзләрендә хәтта яшь күренде. Балаларның өстендәге бизәкле киемнәре дә бәйрәмгә гүзәл бер ямь өстәде. Әдәби чараның эчтәлеге тулысы белән көзне чагындырды: көзге табигать, көзге уңыштан ниләр әзерлиләр, көз көне җәнлекләр ничек яшиләр һ.б. шундый темалар җырлы - биюле белән үрелеп барды. Көз символы - Сөмбелә нәниләр белән кызыклы уеннар оештырды, көз турында кызыклы әңгәмә дә үткәрде. Тәрбиячеләр Люция Юнысова, Гөлнур Минһаҗева, Татьяна Дятлова, музыка белгече Гөлназ Ялозюкка искитеч бәйрәм оштырулары өчен зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: