Зәй офыклары

Мирныйда – тынычлык бәйрәме

Милли мәдәният елы уңаеннан Мирный бистәсендә үткән «Дуслык бәйрәме» биредә гомер кичерүче төрле милләт халыкларының тату, бердәм яшәүләрен тагын бер кат дәлилләде. Мәдәният йортына килүче кунакларны ишек төбеннән үк милли киемнәрдән чибәр кызлар ипи-тоз белән каршы алды. Халыкны бәйрәм белән тәбрикләргә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов һәм район мәдәният...

Милли мәдәният елы уңаеннан Мирный бистәсендә үткән «Дуслык бәйрәме» биредә гомер кичерүче төрле милләт халыкларының тату, бердәм яшәүләрен тагын бер кат дәлилләде.

Мәдәният йортына килүче кунакларны ишек төбеннән үк милли киемнәрдән чибәр кызлар ипи-тоз белән каршы алды. Халыкны бәйрәм белән тәбрикләргә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов һәм район мәдәният идарәсе белгечләре килде. Башта алар кул эшләреннән оештырылган күргәзмәне карады. Чиккән, теккән, көндәлек тормышта кирәкле әйберләрне мирныйлылар эштән бушаган арада мәдәният йортына килеп тә, өйдә дә ясыйлар икән.

Бәйрәмнең җыр-биюле өлеше сәхнә түрендә дәвам итте. Анда Мирный бистәсенең үзешчән сәнгать осталары рус халкының Тройсын бәйрәмен театрлаштырып күрсәтте. Каен агачы янына җыелган өлкән апалар, яшьләр күңел ачтылар, киләчәк көннәренең ничек үтәсен белештеләр.

Кичә барышында Мирный бистәсенең тарихы искә төшерелде, биредән чыккан билгеле кешеләр, сугыш, хезмәт ветераннары, бүгенге көндә тырыш хезмәт куеп яшәүче гаиләләр аталды.

Билгеле булганча, район территориясендәге урманнарны үзләштерү, аларны карап, тәрбияләп тоту өчен урман хуҗалыгы булдыру ихтыяҗы туа. 1957 елда тимер юл буенда Урман Зәе бистәсе төзелә башлый. Бирегә Ширәмәт урман хуҗалыгы эшчеләре килеп төпләнә һәм Зәй урман хуҗалыгы оешмасы барлыкка килә. Аның беренче директоры Семен Хенвен була. Торак пункт зурайганнан-зурая бара. Эшчеләрнең гомумҗыелышында бистәне Мирный дип атарга карар кылына. Бистәдә яшәүчеләр нигездә урман хуҗалыгы предприятиесендә эшли. Хуҗалыкны үстерүгә зур өлеш кертүчеләр дип мирныйлылар Мөхәммәт Гарәпшин, Валентин Иванов, Дмитрий Галяминский, Юрий Камелин, Иван Федотовны атый. Бүген бистәдә 1700 кеше яши, эшләүче халыкның барысы да хезмәтен урман хуҗалыгы тармагы белән бәйләмәсә дә, биредә урманның кайсы урынында нинди нигъмәтләр үскәнен, кайда нинди файдалы үләннәр барлыгын белмәүче кеше юк. Монда туган ягын чын йөрәктән яратучы, аның сулышын тоеп гомер кичерүче кешеләр яши. Бәйрәм барышында туган төбәккә бәйле кызыклы хатирәләр дә, авыр вакытлар да, Бөек Ватан сугышы елларында ил иминлеге өчен башларын салган, сәламәтлекләрен югалткан мөхтәрәм кешеләр, хезмәт ветераннары, "кайнар нокта"ларда хәрби хезмәт үткән якташлар искә алынды, юбилейларын билгеләп үтүчеләр бергә озак тату гомер кичерүче парлар тәбрикләнде. Шулай ук 5нче мәктәптә балаларга ныклы белем һәм тәрбия бирүдә үзләреннән зур өлеш керткән һәм кертүче педагоглар телгә алынды, аларга фидакарь хезмәтләре өчен укучылары матур биюләре аша рәхмәт белдерде. Мәктәпнең укытучылар коллективы башкаруындагы җырны да тамашачылар алкышларга күмде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: