Зәй офыклары

Мәликә "Главная сцена"ны яулый

Җырчы Мәликә татарча гына түгел рус телендә дә шәп җырлый алуын тагын бер кат исбатлады. Казан җырчысы "Россия 1" каналында бара торган "Главная сцена" проектында катнаша. Мәртәбәле жюри әгъзалары - Михаил Боярский, Диана Арбенина, Валерий Леонтьев һәм Владимир Пресняков алдында Мәликә Игорь Сарухановның "Скрип колеса" җырын башкарды. Һәм барысын да...

Җырчы Мәликә татарча гына түгел рус телендә дә шәп җырлый алуын тагын бер кат исбатлады. Казан җырчысы "Россия 1" каналында бара торган "Главная сцена" проектында катнаша. Мәртәбәле жюри әгъзалары - Михаил Боярский, Диана Арбенина, Валерий Леонтьев һәм Владимир Пресняков алдында Мәликә Игорь Сарухановның "Скрип колеса" җырын башкарды. Һәм барысын да таң калдырды. Аның җырлавы аеруча Владимир Пресняковның күңелен әсир иткән. "Җырчының чыгышыннан тәннәр чемер-чемер килде, "сихерче" кыздыр бу", - диде ул уенын-чынын бергә кушып. Әлеге чыгышы Мәликәгә проектның алдагы этабына узарга ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: