Зәй офыклары

Премьера уңышлы булды

31 мартта Мирный мәдәният йортында район театр коллективлары арасында узучы конкурс кысаларында "А зори здесь тихие" спектакленең премьерасы күрсәтелде. Борис Васильев әсәре буенча әлеге спектакль Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап куелды. Тамашада сугыш елларында старшина Васковның һәм яшь кызларның батырлыклары турында сөйләнелә. Биш зенитчы кыз Васков кул астында 1942 елның...

31 мартта Мирный мәдәният йортында район театр коллективлары арасында узучы конкурс кысаларында "А зори здесь тихие" спектакленең премьерасы күрсәтелде. Борис Васильев әсәре буенча әлеге спектакль Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап куелды. Тамашада сугыш елларында старшина Васковның һәм яшь кызларның батырлыклары турында сөйләнелә. Биш зенитчы кыз Васков кул астында 1942 елның маенда ерак разъездда немец диверсант-десантчыларына каршы торалар, нәфис кызлар нык бәдәнле, кеше үтерергә өйрәтелгән ирләр белән көрәшә башлый. Кызларның якты йөзләре, аларның сөйгәннәре турында уйланулары, хыяллары сугышның беркемне дә аямаганын күрсәтә.

Спектакльнең беренче миз­гелләреннән үк вакыйгалар үзәгенә кереп китеп, ахырда ни буласын зур кызыксыну белән көтте халык. Тамаша башында барлыкка килгән интрига ахырга кадәр сакланып, спектакль бер сулышта үтте.

Любовь Мөбәракшина, сәнгать җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: