Зәй офыклары

Һәр авыл, һәр коллектив үзенчәлекле

Районда милли мәдәниятләр фестивале кысаларында мәдәният көннәре үткәрү дәвам итә. Күптән түгел «Энергетик» Мәдәният сараенда аның чираттагысы - Рус мәдәнияте көне узды. Ул рус халкының гореф-гадәтләрен торгызу, яшь буынны милли рухта тәрбияләү, яңа талантлар барлауга юнәлдерелгән матур чара булды. Район җитәкчелеге төрле милләт халкы багланышларына, аларның йола-гадәтләрен җанландыруга зур игътибар...

Районда милли мәдәниятләр фестивале кысаларында мәдәният көннәре үткәрү дәвам итә. Күптән түгел «Энергетик» Мәдәният сараенда аның чираттагысы - Рус мәдәнияте көне узды. Ул рус халкының гореф-гадәтләрен торгызу, яшь буынны милли рухта тәрбияләү, яңа талантлар барлауга юнәлдерелгән матур чара булды.

Район җитәкчелеге төрле милләт халкы багланышларына, аларның йола-гадәтләрен җанландыруга зур игътибар бирә. 2012 ел районда "Милли мәдәният елы" дип игълан ителде.

Районда дистәдән артык рус авылы исәпләнә. Аларның күбесе рус мәдәният фестивалендә катнашып килә. Бәйрәмгә килүчеләр мәдәният сараеның икенче катында Бохарай, Урсай, Яңа Спас, Ал. Бистәсе, Иске Тәкмәк, Поручик, Карамалы авыллары осталарының кул эшләреннән әзерләнгән күргәзмәне карап, рус халык ашларыннан авыз итте. Күргәзмә янында милли киемнәрдән кызлар, апалар тезелгән. Урсай авылы күргәзмәгә элекке агач савытлар, кашыклар алып килгән. Бохарай мәдәният хезмәткәре Валентина Рожаналиева өстәлгә рус халык ризыкларын мулдан куйган. Анда гөмбә, тозлы кәбестә, сало, пилмән, кәбестә пироглары урын алган. 20 ел мондый фестивальләрдә катнашам, алар елдан-ел күбрәк авыллар коллективларын колачлый, ди Валентина . Бохарай һәм Ал. Бистәсе авыл җирлекләре башлыклары Рамил Миннегулов, Людмила Варганова фестивальгә үзләре килде. Бу аларның мәдәнияткә игътибары зур булуны күрсәтә. Поручиклыларның кул эшләре күргәзмәсе аеруча бай иде. Карамалылар кул эшләре күргәзмәсен күпчелек конфет кәгазеннән ясалган кием-салым, ваза, савытлар бизәде. Әлеге кул эшләре белән клуб мөдире Илсөяр Хәлиуллина белән Наталья Спирчина мәшгуль. Клубта 6 ел инде "Оста куллар" түгәрәге эшли. Күпчелек әйберләр әлеге түгәрәктә ясала. Карамалы "Рябинушка" фольклор коллективы конфет кәгазеннән ясалган киемнәрдән чыгыш ясады. Күргәзмәләрне олысы-кечесе кызыксынып карады. Читтәрәк район үзешчәннәре дәртле биюләр башкарды.

Бәйрәмне «Энергетик» Мәдәният сараеның "Русская душа" фольклор коллективы ачты. Коллектив фестивальнең йөзек кашы булды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова сәхнәгә күтәрелеп, фестивальдә катнашучыларны бәйрәм белән котлады, Зәйдә төрле милләт вәкилләренең бер гаилә булып, йола-бәйрәмнәрне саклап, хөрмәт итеп яшәүләрен рухи байлык дип бәяләде. Аннан сәхнәгә иҗат коллективлары күтәрелде. Алар рус халык бәйрәм күренешләрен, гореф-гадәтләрне чагылдырды. Шәһәр мәдәният йорты "Михайлов көне", искетәкмәклеләр "Тәкмәк утырмалары", Яңа Спас үзешчәннәре "Кузьминка бәйрәме" күренешләрен оста итеп халыкка җиткерә алды. Ал. Бистәсе үзешчәннәре чыгышларында мичкә мәдхия укыды. Поручик үзешчәннәре "Кышкы Казанская"ны күрсәтте. Фестивальдә беренче мәртәбә Яңа Спастан Табачниковлар гаиләсе чыгыш ясады. Надежда, Наталья, Галина, Людмила, Александр Табачниковлар чыгышын халык алкышларга күмде. Надежда гармун тарта, калганнары җыр башкара. Фестивальдә һәр чыгыш үзенчәлекле иде. Коллективларга кушылып ихтыярсыз җырлыйсы, биисе килде. "Улыбка", "Каприз" бию коллективлары, "Виктория" җыр төркеме, "Лель" ансамбльләре чыгышлары фестивальне тагын да бизәде, җанландырды. Яшь буын белән өлкәннәрнең бер сәхнәдә мәдәният фестивалендә бергә чыгыш ясавы - яхшы фал. Рухи мирасны яшь буын күреп, тоеп үсә. Тик залда тамашачыларның аз булуы гына күңелне борчый. Иске Маврин, Иске Елан, Төги авыллары үзешчәннәре, никтер, фестивальгә кушылмады.

Алда - чуаш мәдәнияте фестивале. Бәйрәмдә очрашыйк, аралашыйк, күңел ачыйк, зәйлеләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: