Зәй офыклары

“Җәүһәр” фольклор коллективы – “Түгәрәк уен”да

Биектау районының Иске Казан музей-тыюлыгында халкыбызның фольклор коллективлары VI "Түгәрәк уен" республика бәйгесендә үзләрен сынады. Зона ярышларында 150 фольклор коллектив катнашса, өченче сайлап алу турына 26 районнан 49 коллектив сайлап алынды. Фестивальнең максаты - онытылып барган татар халык аваз иҗатын кайтару. Фольклордан тыш, музыка уен коралларында уйнау, җыр һәм мөнәҗәтләр...

Биектау районының Иске Казан музей-тыюлыгында халкыбызның фольклор коллективлары VI "Түгәрәк уен" республика бәйгесендә үзләрен сынады. Зона ярышларында 150 фольклор коллектив катнашса, өченче сайлап алу турына 26 районнан 49 коллектив сайлап алынды. Фестивальнең максаты - онытылып барган татар халык аваз иҗатын кайтару. Фольклордан тыш, музыка уен коралларында уйнау, җыр һәм мөнәҗәтләр номинациясе дә бар. Бәйгедә чыгыш ясаган коллективлар арасында Зәй районы Имәнлебаш авылыннан "Җәүһәр" фольклор коллективы да бар. Җәүһәрлеләр "Түгәрәк уен" да үзләрен берничә ел рәттән уңышлы сыныйлар, аларны анда беләләр.

Бәйрәмдә катнашучы һәвәскәр артистларга төп таләп - үзләре яшәгән төбәкнең халык аваз иҗаты үрнәкләрен һәм борынгы музыка уен коралларын күрсәтү. Коллективлар бәйгегә нинди генә чыгышлар әзерләмәгән иде. "Җәүһәр" коллективы "Колхоз кыры түгәрәк" дигән җыр белән фольклор коллективлар арасында җиңүче булды. Әлеге коллективтан Миңлезәкия апа Габдерәхимова, әтисе сугышка киткәндәге хушлашу турында мөнәҗәтне башкарып, "Мөнәҗәтләр" номинациясендә шулай ук җиңүче булды ( ул узган ел да әлеге номинациядә катнашып, I урын алган иде). Мәгънәсеннән аңлашылганча, гаилә башлыгы туган йортына әйләнеп кайтмаячагын сизгән, Миңлезәкия апа аны үзәкләргә үтәрлек итеп башкарды. Жюри алдында ике генә җыр белән чыгыш ясарга тиеш булса да, ул Зәй районыннан ук килдем, тагын җырлыйм дип тулысынча талантын күрсәтте. Миңлезәкия әби, чыннан да, һәрнәрсәдә өлгер, шигырьләр дә яза, чабата үрү осталыгын күрсәткән фотосурәте белән дәрәҗәле, "Татарстан республикасы тынычлык һәм татулыкта " дип исемләнгән альбомга да керде.
Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр.
Республиканың фольклор коллективлары әнә шундый онытылып баручы күңелле гореф-гадәтләрне, йолаларны киләчәк буынга тапшыру эшен башкара. "Җәүһәр" коллективы " тиздән Азнакайда узачак төрки халыклар фестивалендә үзләрен сынарга әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: