Зәй офыклары

Рәссам җаны – рәсемнәрдә

Иске Зәй бистәсендәге туган як тарихын өйрәнү музее ремонттан соң тарих һәм сәнгать сөючеләргә янә ишекләрен ачты. Музей элекке бай И. Бекетов йортында урнашкан. Ул 1985 елның 8 маенда ачыла. Биредә туган якка мөнәсәбәтле экспонатлар җыелган. Алар арасында татар хатын-кыз киемнәре, борынгы эш кораллары, савыт-сабалар, сөлгеләр һәм башка экспонатлар бар....

Иске Зәй бистәсендәге туган як тарихын өйрәнү музее ремонттан соң тарих һәм сәнгать сөючеләргә янә ишекләрен ачты.

Музей элекке бай И. Бекетов йортында урнашкан. Ул 1985 елның 8 маенда ачыла. Биредә туган якка мөнәсәбәтле экспонатлар җыелган. Алар арасында татар хатын-кыз киемнәре, борынгы эш кораллары, савыт-сабалар, сөлгеләр һәм башка экспонатлар бар. Экспонатлар җыюда шәһәр мәктәпләре генә түгел, авыл мәктәпләре дә актив катнашкан. Шулай ук илнең тарихи архивларыннан табылган мәгълүматлар да байтак.

Музейның төп өлешен палеонтология, Зәй шәһәре тарихы, инкыйлаб, гражданнар һәм Бөек Ватан сугышлары, авыл хуҗалыгы бүлекләре тәшкил итә. Биредә вакытлы экспозицияләр эшли, җирле рәссамнар, скульпторлар, халык осталарының күргәзмәләре оештырыла.

Күптән түгел музейда җирле рәссам Виктор Хрулевның "Көз ае" дип исемләнгән картиналар күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәгә аның 30 эше куелган. Әлеге чара рәссамның 60 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылды. Виктор Хрулевның картиналарында бүгенге тормышыбыз, безне уратып алган табигый мохит, елга-чишмәләр, таулар, зәңгәр күк йөзе чагылыш тапкан. Останың һәр әсәрендә шатлык хисе, тормышны ярату, аңа соклану бөркелеп тора.

Күзне иркәләүче матур картиналарны яратмаган кеше бик сирәктер. Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шуларның иң зурысы - ел фасыллары алмашыну. Күзәткәнегез бармы икән? Шулар арасында көз - иң матуры. Бу айларда урманнар аеруча матур. Нинди генә төсләр юк анда?! Көз билгеләре август ахырында ук сизелә башлый. Кайбер чәчәкләрнең җәй уртасындагы матурлыгы югала, алар инде киләсе ел өчен орлык бирә. Агачлар яфракларын коя, җир өстенә сары юрган түшәлә. Җәйге киемнәрен беренчеләрдән булып каеннар сала. Имәннәрдә яфраклар озаграк саклана. Ә менә чияләр кар ныклап ятар алдыннан гына яфрак коеп бетерә. Кырларда комбайннар гөрелтесе ишетелә. Арыш, бодай кырлары бушап кала. Ул кырларны кара каргалар яулап ала. Аларның ерак юлга китәр өчен хәл җыясы, тукланасы бар. Алар шунда коелып калган бөртекләрне чүпли.

Зәп-зәңгәр күктә җепкә тезелеп кыр үрдәкләре, торналар, саубуллашып, ерак юлга кузгала, аларга кул болгыйсың: «Хәерле юл, сезгә! Исән-сау әйләнеп кайтыгыз!». Аларны ерак юллар көтә, туган җир белән вакытлыча аерылышу сагышы биләп ала. Кошларның бер җепкә тезелгән кебек очулары кешеләрдә моңсулык уята. Мине иң дулкындырганы - көзнең менә шул чоры.

Күргәзмәсене ачу тантанасында шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин, мәдәният идарәсе башлыгы Сәрия Батршина һәм музыка мәктәбе укытучылары, рәссамнар катнашты. Виктор Хрулев әйтүенчә, картинаның тәэсир итү көчен арттыру-киметүдә кысаның да роле бик зур. Мәсәлән, караңгы төсләр кулланылган кайгылы сюжетлы әсәрне чәчәкләп-чуклап эшләнгән кысага куймыйлар. Картинаның нинди фонда торачагын да алдан уйлап эш итәргә кирәк. Әйтик, алтын йөгертелгән кыса - шәмәхә төс өстендә, ә кара кыса кызыл төс өстендә торса отышлы була. Шунысы бар: бөтенләй кап-кара кыса, кайда гына торса да, ямьсез күренә, шуңа күрә тар гына булса да алтын сызык ярдәмендә аның «йөзен» ачып җибәрергә кирәк, ди ул.

Күргәзмәдә катнашучыларның берсе дә рәссам иҗатына битараф калмады. Виктор Хрулев аларны кызыксындырган күпсанлы сорауларга җавап бирде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: