Зәй офыклары

Рухи мирасыбыз сагында

Милли мәдәният елы кысаларында 26 гыйнварда татар гимназиясендә Татар мәдәнияте көне узды. Гимназия 20 ел укыту-тәрбия эшчәнлеген халык педагогикасына нигезләнеп алып бара. Биредә укучылар халык иҗаты, йола-бәйрәмнәре аша милли рухта тәрбияләнә. Укучылар хәзер үзләре дә халык иҗаты, йола-бәйрәмнәрен барлый, аларны җанландыра. Әлеге җәһәттән уку йортында ике ел инде "Мирас" иҗади-эзләнү...

Милли мәдәният елы кысаларында 26 гыйнварда татар гимназиясендә Татар мәдәнияте көне узды.

Гимназия 20 ел укыту-тәрбия эшчәнлеген халык педагогикасына нигезләнеп алып бара. Биредә укучылар халык иҗаты, йола-бәйрәмнәре аша милли рухта тәрбияләнә. Укучылар хәзер үзләре дә халык иҗаты, йола-бәйрәмнәрен барлый, аларны җанландыра. Әлеге җәһәттән уку йортында ике ел инде "Мирас" иҗади-эзләнү төркеме эшли. Бу төркем авылларга чыгып, өлкән буын белән очрашып, онытылган гореф-гадәтләр, бәйрәмнәрне барлый, аларны сәхнәләштереп, видеоязмага төшерә һәм укыту процессында файдалана. Болар укучыларга "Мәктәп телевидениесе" студиясе аша җиткерелә. Гомумән, халык педагогикасына таянып эшләүче гимназия өчен әлеге иҗат төркеме - зур этәргеч көч, булышчы. «Мирас» проекты эшен тагын да җәелдерү максатында гимназия базасында мәдәни-милли үзәк ачарга ниятлибез, ди директор Линар Әхмәтҗанов.

Укытучылар һәм укучылар Татар мәдәнияте көненә зур җаваплылык тоеп әзерләнгән. Һәр сыйныф чарага кул эшләре, милли ризык, сочинение-рефератлар әзерләп килгән. Гимназиянең беренче кат фойесы элекке авыл өен хәтерләтте. Бинаның һәр катында милли ризыклар, кул эшләре, иншалар буенча күргәзмә эшләде. Нинди генә ризыклар, кул эшләре юк анда?! Тәнәфесләрдә исә укучылар "Йөзек салыш", "Чума үрдәк, чума каз" кебек татар халкының җырлы-биюле уеннарын уйнады. Бу чарада татар теле укытучыларының иҗади эшләүләре ачык чагыла. Кунакларны милли киемнәрдән укучылар чәкчәк белән каршы алды. Тамаша актлар залында Тукай елын йомгаклау, Милли мәдәният елын башлау буларак узды.

Бөек шагыйрь Габдулла Тукай калдырган иҗат мирасы бәһаләп бетергесез. Шагыйрь иҗаты үлемсез: ул - безнең үткәнебез, бүгенгебез, киләчәгебез. Тукай - халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуга, бу гүзәл тойгыларны пропагандалауга зур көч куйган шагыйрь. Һәр милләт мәдәниятенә хөрмәт белән, ихтирам белән карарга кирәк. Ансыз үз мәдәниятеңне саклау һәм яклау мөмкин түгел. Сәхнәдә дуслык-татулык тантана итә. Гимназия укучылары татар, рус, керәшен, украин, башкорт, испан һ.б. халык биюләрен башкара. Берсеннән-берсе матур костюмнар, бию хәрәкәтләре, башкару осталыгы... Ут чәчә малайлар-кызлар. "Мирас" вокаль-хореографик ансамбле чараның йөзек кашы булды. Районда гына түгел, республикада танылган әлеге коллектив гимназиядә оешты.

Бәйрәмдә Имәнлебаш мәдәният йорты каршында эшләүче "Энҗекәй" фольклор коллективы мәртәбәле кунак булды. Алар үзләре белән кул эшләре күргәзмәсе дә алып килгән иде. Өлкән, урта, яшь буынны үзенә туплаган әлеге коллектив югалып барган гореф-гадәтләр, бәйрәмнәрне яңарту, җанландыруда зур эш башкара. Коллектив "Печән өсте", "Чабата үрү өмәсе", "Орчык бәйрәме"н оста итеп сәхнәгә чыгарды. Гимназия укучыларына алар "Орчык бәйрәме"н тәкъдим итте. Залдагыларның да аларга кушылып җырлыйсы, уйныйсы килде. Кунаклар чыгышы көчле алкышларга күмелде. Үзгә, кабатланмас халык бәйрәмнәре һәркемнең күңелен җилкетә. Укучыларда әлеге бәйрәм тарихы бе- лән кызыксыну хисе уянды.

- Миндә әбиемнән авылыбыз бәйрәмнәрен сорашу теләге туды. Гомумән, бүгенге бәйрәм бик ошады, - ди Динара Хисмәтуллина.

Гимназия коллективы алга таба рус, керәшен, чуваш мәдәнияте көннәре үткәрәчәк. Алда - Рус мәдәнияте көне.

Традицияләр, рухи мирасны яшь буынга тапшыру - куанычлы күренеш.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: