Зәй офыклары

Сөенечле вакыйга

Күптән түгел балалар музыка мәктәбендә сөенечле вакыйга булды: безнең эстрада-симфония оркестры "ЛУКОЙЛ" хәйрия фонды һәм "РИТЭК" ААҖ компаниясе социаль һәм мәдәни проектлар республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Илдар Халиков, "ЛУКОЙЛ" президенты Вагит Алекперов, "РИТЭК" генераль директоры Николай Николаев катнашкан бу искиткеч матур чарада...

Күптән түгел балалар музыка мәктәбендә сөенечле вакыйга булды: безнең эстрада-симфония оркестры "ЛУКОЙЛ" хәйрия фонды һәм "РИТЭК" ААҖ компаниясе социаль һәм мәдәни проектлар республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Илдар Халиков, "ЛУКОЙЛ" президенты Вагит Алекперов, "РИТЭК" генераль директоры Николай Николаев катнашкан бу искиткеч матур чарада Зәй балалары очраклы гына катнашмады. Укытучы И. Рыжова язган "Оркестр детства" проекты "Мәдәният һәм спорт" номинациясендә абсолют җиңүче булды. Дипломны оркестр җитәкчесе Александр Шамов "ЛУКОЙЛ" хәйрия фонды директоры Игорь Бекетов һәм Олимпия чемпионы Юлия Зарипова кулыннан алды.

Чыгыш ясар алдыннан балалар да, укытучылар да, мәктәп директоры Анна Краснова да дулкынланды, чөнки алар тантанада музыка мәктәбен генә түгел, ә Зәй районын тәкъдим итте. Бәхеткә, барлык дулкынланулар да юкка булды. "В настроении" композициясе оркестр тарафыннан югары осталыкта башкарылды һәм бәйрәм кунакларының иң югары бәясен алды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: