Зәй офыклары

Сәхнәдә – сугыш чоры, җиңү мизгеле (фотолар)

Зәйлеләр музыка мәктәбе укучылары чыгышын көтеп ала. Мондый чыгышларда аеруча малай-кызлар, аларның укытучылары, әти-әниләре дулкынлана. Үткән җомгада Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Җиңү салюты" хисап концертында музыка мәктәбе актлар залы тамашачылар белән тулы иде. Укучыларның чыгышлары бер сулышта сугыш еллары, 1945 елны тасвирланды. Концерт Анна Краснова һәм Ирина Рыжова җитәкчелегендәге...

Зәйлеләр музыка мәктәбе укучылары чыгышын көтеп ала. Мондый чыгышларда аеруча малай-кызлар, аларның укытучылары, әти-әниләре дулкынлана. Үткән җомгада Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Җиңү салюты" хисап концертында музыка мәктәбе актлар залы тамашачылар белән тулы иде.

Укучыларның чыгышлары бер сулышта сугыш еллары, 1945 елны тасвирланды.

Концерт Анна Краснова һәм Ирина Рыжова җитәкчелегендәге "Лель" рус ансамбленең "Прощание славянки" җыры белән башланды. Йөрәкләргә үтеп керерлек әлеге җырдан зал тынып калды. Халык, тынлы инструментлар, эстрада-симфония оркестры, камера ансамбле чыгышлары залдагыларның алкышларына күмелде. Аларны гармунчылар, думбрачылар, балалайкачылар, скрипкачылар, виолончелистлар ансамбльләре дәвам итте. Солистлар, дуэтлар, хорлар, кыскасы, һәр чыгыш сугыш темасын колачлады. Әлеге темага попурри бик отышлы иде. Аерым чыгышлар татар телендә дә яңгырады. Шунысы игътибарга лаек, чыгыш ясаучыларда горурлык хисе көчле иде.

-Минем ике ерак бабам да сугышта катнашкан, туганнан туган бабам Әкрам Вәлиев - Советлар Союзы каһарманы. Чыгыш ясаганда алар фотосурәтләре минем күз алдында, без сугышта катнашканнарны онытырга тиеш түгел, алар без тыныч яшәсен өчен җаннарын да кызганмаган бит, - ди биредә музыка серләренә төшенүче Салават Хәкимов. Салават бу көнне баянда уйнады.

Сугыш бер генә гаиләне дә читләтеп узмаган.

-Биредә узган концертларны көтеп алам, кызым мәктәптә фортепиано классында укыган иде, хәзер исә оныгым укый. Чыгышларны күз яшьләрен сөртеп тыңлап утырам, фронтчы әтиләр, тылда хезмәт куйган әниләр, әби-апалар искә төшә, яшь буынның да аларга битараф булмавы сөендерә, - ди Тәгъзия ханым Нәфыйкова.

Һәр чыгыш күңел кылларына тиярлек, шомлы елларны искә төшерерлек булды. Сәхнәдә сугыш чоры шәйләнде, җиңү мизгеле тантана итте.

Соңыннан зал хисап чыгышында чыгыш ясаучыларны көчле алкышлар белән озатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: