Зәй офыклары

Шунакта – кунакта

- Кече авылларыбыз табигатебезнең сафлыгын, туган төбәгебезнең самими гүзәллеген үзендә саклаучы һәйкәлләргә тиң. Район үзәгеннән шактый читтә урнашкан Шунак авылы да (Бохарай авыл җирлегенә керә) - менә шундый күркәм урыннарыбызның берсе. Бирегә килеп авыл халкы белән танышкач, сезнең күңелләрегезнең дә әйләнә-тирә табигать кебек чиста, һәр йортның кунакчыл булуын күреп куандык....

- Кече авылларыбыз табигатебезнең сафлыгын, туган төбәгебезнең самими гүзәллеген үзендә саклаучы һәйкәлләргә тиң. Район үзәгеннән шактый читтә урнашкан Шунак авылы да (Бохарай авыл җирлегенә керә) - менә шундый күркәм урыннарыбызның берсе. Бирегә килеп авыл халкы белән танышкач, сезнең күңелләрегезнең дә әйләнә-тирә табигать кебек чиста, һәр йортның кунакчыл булуын күреп куандык. Замана кануннары катгыйланган бу чорда бер-беребезгә мәрхәмәтле, ихтирамлы булу бик кирәк. Тормыш ваклыкларына бирешмичә, киң күңелле булып, кече авылларыбыз турында онытмыйча, кайгыртып яшик, - диде район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина, Шунакта үткән "Кече авыл" көнендә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Шунакта төп яшәүчеләр 9 хуҗалыкта 18 кешене тәшкил итә, ә калган хуҗалыклар дачалар буларак тотыла. Нигездә биредә өлкән яшьтәге кешеләр яши, шулай да берничә яшь гаилә дә бар. Өлкәннәр бакча карап, терлек асрап көн күрсә, хезмәт яшендәгеләр "Восток" агрофирмасында эшли. Авылның иң өлкән аксакалы Сергей Харитонов туксанынчы дистәсен ваклаган. Ә иң кечкенә шунаклы Богдан Солдатенкога быел 3 яшь тула.

Авылдагы һәр йорт газ, су, ут белән тәэмин ителгән. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Миннегулов әйтүенчә, су чишмәдән килгәнлектән, аның өчен түләү каралмый. 90нчы еллар башында бирегә килеп төпләнгән Мәдинә һәм Расих Юнысовлар нәкъ менә шушы авылны сайлауларына куанып яшиләр.

- Су, газ мәсьәләсендә уңайсызлыклар юк. Тыныч, матур урында яшибез. Тик менә олы кешеләр булгач, сәламәтлекне гел кайгыртып торырга кирәк. Шунакта медпункт булсын дип сорамыйбыз да инде. Аз гына хуҗалык өчен медпункт булдырып булмас. Ә менә Апачтагы медпунктны эшләтеп җибәрсәләр, яхшы булыр иде. Күрше авылга барып килү берни тормый безгә, - ди Мәдинә апа.

Аның теләгенә авылның башка кешеләре дә кушылды.

Шунакның искиткеч матур табигать кочагында урнашуын күреп, бу җирләргә гашыйк булган кешеләр аны җәйге чорда ял итү, яшелчә, җиләк-җимеш үстереп хозурлану урыны итеп сайлаганнар. Мәсәлән, Алексей Солодилов Шунакны тормыш иптәше белән очраклы гына бирегә кунакка кайткан җирдән үз иткән. Ерак Көнчыгышта археолог булып эшләп күп җирләр күргән Алексей бу авылны җәннәт почмагы белән тиңли. Аларның монда яши башлавына 15 ел үткән. Заманча мунча, сарайлар җиткереп, авылны җанландырып яши алар. Ишегалларына аяк басуга, биредәге тәртипкә, чәчәкләргә төрелеп утыручы бәләкәй койма белән уратып алынган ян бакчага сокланып туймаслык. Табигый сафлыкның кадерен белеп, аны тагын да ямьләндереп яши Солодиловлар.

Кече авыл булса да, Шунакның үз фермеры бар. Моннан өч ел элек биредәге ташландык фермаларны Зәй кешесе Валерий Шмонов сатып алып тәртипкә китергән, терлек асрау буенча крестьян-фермер хуҗалыгын ачып җибәргән. Хәзер аның 30 баш мөгезле эре терлеге бар. Шуларның 10сы - үгез, калганнары -сыер. Валерий үзе кече авыл бәйрәмендә катнаша алмады. Көннәр яхшы торганда, терлекләргә печән әзерләп өлгерергә кирәк. Бәйрәм барышында аның уңган-булган кеше булуы хөрмәт белән искә алынды. Өлкәннәр элекке ферма бинасының тузып-таралып бетүенә юл куелмауга сөенә.

Ә «Кече авыл» бәйрәмен тамаша кылырга килүчеләргә "Энергетик" Мәдәният сарае артистлары матур концерт программасы тәкъдим итте. Социаль яклау, пенсия фонды идарәләре белгечләре халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Теләгән кешеләргә "Рыболов" кибетләр челтәре сәүдә хез- мәте күрсәтте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: