Зәй офыклары

“Созвездие-Йолдызлык-2015” фестивале гала-концертында Зәйнең “Азаль» ансамбле беренче урын яулады (фотолар)

"Созвездие-Йолдызлык - 2015" ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале тәмам. Быел фестивальнең унбиш еллык юбилей йомгаклау гала-концерты Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуга багышлап уздырылды. Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында Республика Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында искиткеч тамаша булды ул. Зәйдән фестивальнең төп тантанасына Татарстанның атказанган...

"Созвездие-Йолдызлык - 2015" ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале тәмам. Быел фестивальнең унбиш еллык юбилей йомгаклау гала-концерты Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуга багышлап уздырылды. Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында Республика Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында искиткеч тамаша булды ул.

Зәйдән фестивальнең төп тантанасына Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге "Азаль" балалар-хореография ансамбле сайлап алынды. Иҗат коллективы сугыш ветераннарына багышланган җыр белән катнашты. Ансамбль чыгышы ветеран образын гәүдәләндерүче мөхтәрәм шәһәрдәшебез, эчке эшләр органы ветераны Сәгыйть Рәхмәтуллин ярдәме белән тагын да тәэсирле булды. Азальлеләр вокал-соло номинациясендә кечкенәләр төркемендә беренче урын алды. Аларга җиңүче медальләрен, истәлекле бүләкләрне, Президент стипендиясен ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле Гүзәл Удачина тапшырды.

Гала-концертта зәйлеләр өчен тагын бер сөенечле вакыйга булды: Рөстәм Миңнеханов "Созвездие-Йолдызлык"ның элекке еллардагы Гран-при иясе, Зәй егете Айдар Сөләймәновка Татарстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелүне әйтеп, күкрәк билгесе тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: