Зәй офыклары

Стахеевлар мирасы Зәй белән бәйле

Әби-бабасы, әти-әнисе, туган җире, туган туфрагы һәркемгә кадерле. Мин моның шулай булуына Алабугага Бөтенроссия Спас ярминкәсенә баргач, бәйрәмгә чакырылган Алабугага мөнәсәбәте булган нәселләрне күргәч инандым. Борынгы шәһәрнең һәр йорты, һәр тарихи объекты, һәр ташы алар өчен бик кадерле. Кунаклар арасында Зәйгә дә мөнәсәбәте булган сәүдәгәр Стахеевлар нәселеннән Санкт-Петербургта яшәүче Татьяна...

Әби-бабасы, әти-әнисе, туган җире, туган туфрагы һәркемгә кадерле. Мин моның шулай булуына Алабугага Бөтенроссия Спас ярминкәсенә баргач, бәйрәмгә чакырылган Алабугага мөнәсәбәте булган нәселләрне күргәч инандым. Борынгы шәһәрнең һәр йорты, һәр тарихи объекты, һәр ташы алар өчен бик кадерле. Кунаклар арасында Зәйгә дә мөнәсәбәте булган сәүдәгәр Стахеевлар нәселеннән Санкт-Петербургта яшәүче Татьяна белән Валерий Роличлар (рәсемдә) бар иде. Аларны нәселнең Зәйдәге сәүдә йорты торышы да кызыксындырды. Зәйлеләргә сәлам юллады алар.

Кемнәр булганнар алар Стахеевлар? Нәрсә белән шөгыльләнгәннәр? Язмабыз Стахинекеләр, аларның игелекле эшләре турында.

Стахинекеләр - Түбән Камада XIX һәм XX гасыр башында ашлык белән сәүдә итүче эре сәүдәгәрләр нәселе. Аларның сәүдә- промышленность эшчәнлегенә нигез XVIII-XIX гасырлар арасында ук салына. Ә инде XX гасыр башында Стахеевларның капитал әйләнеше уннарча миллион сумга җитә. Стахеевлар баштагы мәлне гаиләләре капиталына таянып эш итәләр. 1905 ел башында унике гаилә әгъзасы шәхси капиталларын берләштереп, фирмаларын "И. Г. Стахеев һәм уллары сәүдә йорты" дип атыйлар, аннан ул "И. Стахеев" сәүдә-промышленность ширкәте дип үзгәртелә. Стахеевлар икмәкне сату-алу белән генә түгел, ә аны эшкәртү белән дә шөгыльләнгәннәр. Күп кенә волостьларда, шул исәптән Зәй шәһәре тирәсендә дә, икмәк амбарлары салына. Идел елгасында куәтле йөк флоты тоталар һәм тимер юл вагоннары хуҗасы да булалар. 1902-1903 елларда Стахеевларның сәүдә йорты 766 мең пот икмәк сатып ала. Алар җир дә алалар. Минзәлә өязенең алты волостенда 25 мең дисәтинә, шул исәптән хәзерге Зәй районы җирләрендә 4 мең дисәтинә җирләре исәпләнә. 1912-1913 елларда хуҗалыкларны исәпкә алу мәгълүматлары буенча Ольга, Иван һ.б. Стахеевлар Зәй тирәсендә 1635 дисәтинә җир һәм урманга хуҗа булалар. А. И. Стахееваның исә 1463 дисәтинә җире, шул исәптән 799 дисәтинә урманы булып, "Аксар дачасы"ның хуҗасы булып исәпләнә. Әлеге сәүдә йорты вәкилләренең кечерәк җир биләмәләре дә була, утары Поручик авылында булган А. И. Стахеевның 127 дисәтинә урманы, ат үрчетү заводы була. Ә хәзерге Дмитрово авылыннан ерак түгел Каменный хуторы тирәли И. И. Стахеевның 612 дисәтинә җире, шул исәптән 161 дисәтинә урманы һәм тегермәне урнаша. Бүгенге көнгә әлеге тегермән сакланмаган.

Стахеевлар йортының соңгы башлыгы Иван Иванович Рус-Азия һәм Петербург коммерция банклары ярдәмендә 1912 елда Балтийский Порт шәһәрендә җир һәм ярдәмче биналар сатып ала. Тиздән аларны яңача порт техникасы белән җиһазлый һәм Скандинавия ярымутравы илләре белән элемтәгә керә башлый. И. И. Стахеев Кара диңгез буенда Николаев шәһәрендәге Халыкара төяү-бушату чаралары җәмгыяте һәм Көньяк Рус йөзмә элеваторлар җәмгыятенең зур гына акция пакетларын сатып ала. Шулай итеп, Франция, Италия һ.б. Урта диңгез илләренә икмәк сату уңышлы гына башлана. Стахеевлар юмарт меценатлардан булалар. Алабугада иң матур йортларны, шул исәптән бүгенге педагогика институты, чиркәүләрне алар төзетә. Педагогика институтында Россиянең төрле төбәкләреннән ничәмә-ничә студентка белем бирелде. Узган гасыр ахырларында Стахеевлар ярдәме белән Уфа һәм Казан губерналарының 60 авылында, шул исәптән Югары Баграж һәм Сәвәләйдә 1889 елда чиркәүләр торгызыла.

Стахеевлар нәселеннән эшмәкәрләр генә түгел, мәдәният эшлеклеләре дә чыга. Дмитрий Иванович Стахеев күренекле рус язучысы булган. 1902 елда Петербургта аның 12 томлык җыелма әсәрләре бастырыла. Әмма революциядән соңгы чорда ул онытыла. Алабуга дәүләт педагогика университетының элекке ректоры, әдәбият белгече Наил Вәлиев тырышлыгы белән Татарстан китап нәшриятында 90 елдан соң Д. И. Стахеевның "Духа не угашайте" дигән сайланма әсәрләр җыентыгы чыгарыла.

1917 ел. Минзәлә өяз комитеты рәисе Голубковның Уфа губерна комитетына 1917 елның 2 ноябрендә юллаган телеграммасыннан: "Талау хәрәкәте... Зәйгә күчте. Кичә һәм бүген Евлампиевлар, Матросовлар, Стахеевларның ат заводын тар-мар иттеләр. Өч җирбиләүченең утарлары Поручик авылында булган, соңгысы Шумыш авылы янындагы "Отрада утары".

Ат заводы хуҗасы А. Стахеевның Уфа губерна комитетына 1917 елның 6 ноябрендә җибәрелгән хәбәре: «Минзәлә өязе Зәй волостеның Поручик утары тар-мар ителде, ат заводы таратылды, тиешле чаралар күрүегезне сорыйм".

1917 елда Стахеевлар күренекле Петербург заводчысы Путиловсбелән берлектә Совет властена, илгә файдалы бер төркем икътисади проектларны эшкә ашыруны тәкъдим итәләр. 1918 елда аларның мал-мөлкәте национализацияләнә. Мал-мөлкәт таркалса да, нәсел буыннан-буынга килә. Шунысына инандык, бу нәсел кайда гына яшәсә дә, затлылыгын саклый.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: