Зәй офыклары

Таланты – һәр образының ачкычы

Якташыбыз, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Фоат Зарипов февральдә 60 яшьлеген билгеләп үтте. Аның Әлмәт театрында эшли башлавына да 40 елдан артык вакыт узган. Шушы чор эчендә классик һәм заман репертуарыннан күпме образ иҗат итүен артист үзе дә хәтерләп бетермидер. Ул бит труппага театрның иң кызыклы иҗади чорында, 70нче елда...

Якташыбыз, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Фоат Зарипов февральдә 60 яшьлеген билгеләп үтте. Аның Әлмәт театрында эшли башлавына да 40 елдан артык вакыт узган. Шушы чор эчендә классик һәм заман репертуарыннан күпме образ иҗат итүен артист үзе дә хәтерләп бетермидер. Ул бит труппага театрның иң кызыклы иҗади чорында, 70нче елда килеп керә.

Агроном яки артист булам дип йөргән егет уттай урак өстендә Әлмәт театрына яшьләр җыю турында ишеткәч тәвәккәлләп карый һәм оттырмый. "Чыбыклыдан халык артисты чыгуы нинди горурлык", - дип кыстап җибәрүчеләрдә дә күрәзәлек сыйфаты булгандыр. Ул театрда, бу - аның театры. Фоат Зарипов театр бусагасын атлап кергәндә Гали Хөсәеновның баш режиссер булуы шундый нәтиҗә ясауга сәбәпче. Үткен күзле режиссер Фоат Зариповта артист киләчәген күреп кала. Һәм аның сәләтен ача, үстерә. Артист үзе дә Гали Хөсәенов турында, бик яхшы педагог иде, ул - бик танылган артистларны тәрбияләгән шәхес, дип ихтирам белән искә ала. Баштарак режиссер ярдәмчесе булып йөргән егетне 1976 елда төп составка артист итеп күчерәләр. Иҗат биографиясен Фоат Зарипов Чыңгыз Айтматовның "Анам кыры"нда Җанбулат образы белән ачып җибәрә. Шуннан китә дә инде берсеннән-берсе кызыклы рольләр, иҗади эзләнүләр. Ф. Садриевның "Эх, сез... егет-ләр..."ендә - Рәшит, М. Әблиевның "Шәмсекамәр"ендә - Галим, Ю. Әминевнең "Сафура бураннары"нда - Флорес, Ю. Сафиуллинның "Менә без дә үсеп җиттек" комедиясендә Физат... Аның бу ролен Туфан Миңнуллин ошаткан, диләр. Шуның нәтиҗәсе булса кирәк, танылган драматург 1982 елда махсус аның өчен "Бәйләнчек" пьесасын яза.

Иҗаты шома гына барган вакытта Фоат Зарипов театрдан китә. Күрәсең, артистның хезмәт хакы түбән булу кыз бала тәрбияләүче гаилә башын Себергә "куа": анда ул бораулаучы, кара алтын табу операторы һөнәрен үзләштерә. Ике елдан машина алу максаты белән Себергә чыгып киткән артист-нефтьче ниятенә җитәрлек акча эшли. Тик заманасы шундый: янчыктагы акчага товар табуы авыр. Шул вакытта аңа Туфан Миңнуллин ярдәм итә. Биш ел дигәндә, 1990 елда Фоат Зарипов кире театрга кайта. Тәгам ризыгы рухи азыкка сусавын баса алмаганга, эшләгән акчалар күңелен җылытмаганга кайта. Шулай итеп, аның иҗат тормышының зур, җитди рольләргә бай икенче этабы башлана.

Ул - бәхетле артист. Бер генә амплуа рольләрен башкармау сәбәпчеме, талант югарылыгымы - аның иҗатына торгынлык хас түгел. Аның рольгә кытлык кичергәне юк. 1990 елдан алып репертуар тарихына күз ташлау да җитә. Ел саен бер, ике, кайвакыт өч спектакльдән өлеш чыга аңа. Фоат Зариповка комик рольләр дә, драма образлары да бер үк дәрәҗәдә җиңел бирелә. Тискәре һәм уңай геройларны да бер үк дәрәҗәдә оста башкара.

Фоат Зарипов дигәч тә, күз алдына Данил Салиховның "Узып барышлый" драмасындагы Шәйхулла килеп баса. Сәхнәдә Шәйхулла-Зарипов пәйда булу белән бөтен тирәлек "тула". Чөнки бу артист героеның эчке тойгыларын, психологик кичерешләрен бөтен тирәнлеге белән күрсәтә алучы талант. Ул уенын башлаганда син дә гади тамашачы булуыңны онытасың. Фоат Зарипов 2003 елда Кама аръягы театрлары фестивалендә шушы образы белән "Ир-ат ролен иң яхшы башкаручы" номинациясендә җиңү яулый.

Туфан Миңнуллинның "Монда тудык, монда үстек" спектаклендәге нефтьче карт Саттар Биккинин да - Фоат Зарипов сәхнәдә "тугарылып" уйнаган рольләрнең берсе. Үзе дә нефть төбәгендә туган, үскән, хәтта нефтьче булып эшләгән артист образының кичерешләрен бөтен тулылыгы белән тамашачы күңеленә ирештерә. Саттар бабай - эшче намусын туплаган, зирәк, шаян, дөньяга аек карашлы карт - гаиләсенең терәге, өмете. Ул яшәешебездә уңай яклар өчен куана, тискәре күренешләргә каршы чыга.

2010 ел Фоат Зариповның иҗат биографиясенә өч спектакль белән язылды. Г. Камалның "Банкрот"ындагы Җамалетдины, И. Зәйниев әсәре буенча куелган "Туган-тумача" спектаклендәге Мирзасы һәм Данил Салиховның "Баязит" трагифарсындагы Баязиты арасында соңгысы күләмлесе һәм катлаулысыдыр, мөгаен. Режиссер Фаил Ибраһимов бу спектакль турында: "Драматург белән бергәләп рәссамның үз иҗаты өчен җаваплылык проблемасын хәл итәргә тырыштык", - ди. Баязит - 80 яшендәге язучы. Картаймыш көнендә ялгызы калган бу карт - заманында партия кушканны мактап, ул хурлаганны яманлап язган "рухи кол". Соңлап булса да язучы талантын юкка сарыф итүен аңлый. Фоат абый бу роле турында: "Җиңел роль түгел, ләкин мин аны яраттым", - ди. Ялгышларын аңлаган героен акларга да тырышкан ул. Баязит-Фоат сәхнәдә шулкадәр табигый, әйтерсең, актер үз кичерешләрен сурәтли.

Комедия жанрында да шундый ук осталыкка ия бу артист. Хәтергә нык уелганы - Туфан Миңнуллинның "Әрәмәлек кияүләре"ндәге Галим образы. Унбиш ел читтән торып укыган, үзен бик укымышлы дип санаган һәм шуңа басым ясап һәрвакыт мәкальләр белән сөйләшкән Галимне уйнаганда ул тамашачыны "сыгып" көлдермәде, көлкеле булып та кыланмады. Образы өчен сөйләм манерасын, хәрәкәтен, кыланышларын, эчке һәм тышкы темпераментын төгәл күзаллавы нәтиҗәсендә тамашачыны күзләреннән яшьләр бәреп чыгарлык итеп ихлас көлдерде. Т. Миңнуллинның "Исәнмесез"ендә Ирек, М. Кәримнең "Кыз урлау"ында Әҗмәгол, Г. Камалның "Банкрот"ында Җамалетдин, Д. Салиховның "Капчык" спектаклендәге Борһан образларын тудырганда да ул шул юнәлештә иҗат итте. Мөлаемлеге, таланты - аның һәр образының ачкычы.

Ләйләгөл Минаева.

«Сәхнә» журналыннан.

Мөхәррияттән: 2 ноябрь кичендә «Энергетик» Мәдәният сараенда якташыбызның юбилей кичәсе уңаеннан «Күк капусы ачылса» музыкаль комедиясе күрсәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: