Зәй офыклары

Тарих битләрен ачып...

Зәйлеләр өчен 2012 ел Милли мәдәният, Тарихи-мәдәни, Россия тарихы елы буларак истә калачак. Бу һәр кешегә үз төбәгенең тарихын, мәдәниятен, йолаларын тагын бер мәртәбә искә төшерү өчен менә дигән мөмкинлек! Милли мәдәният елы төрле милләт халыкларын берләштерү, халыкара мөнәсәбәтләрне җайлау, дин тарихын барлау, милли тамырларны өйрәнү елы буларак кадерле. Бүген...

Зәйлеләр өчен 2012 ел Милли мәдәният, Тарихи-мәдәни, Россия тарихы елы буларак истә калачак. Бу һәр кешегә үз төбәгенең тарихын, мәдәниятен, йолаларын тагын бер мәртәбә искә төшерү өчен менә дигән мөмкинлек! Милли мәдәният елы төрле милләт халыкларын берләштерү, халыкара мөнәсәбәтләрне җайлау, дин тарихын барлау, милли тамырларны өйрәнү елы буларак кадерле. Бүген безне әкренләп үзебезнең тарихи асылыбызга кайту куандыра. Иске Зәй бистәсенең "Богоявление Господне" чиркәве янында чын мәгънәсендә тарихи-мәдәни чара үткәрелде. Элек-электән шәһәрне чиркәүләр бизәп торган. Бу чиркәү 1881 елда бирегә йөрүчеләрнең хәер акчасына салына. Ул - Зәйдә салынган чиркәүләрнең икенчесе. Моңа кадәр әлеге урында агач чиркәү торган. Тарихчы Владимир Малахов әйтүенчә, бирегә поплар җирләнгән. Элек бу каберлекләр агач коймалар белән әйләндереп алынган булган. Кызганычка каршы, бүгенге көндә бу каберлекләр өстеннән халык, мал-туар йөри. Илдә үзгәртеп кору еллары башлангач, Россиядә чиркәү, мәчетләр җимерелә. Халыкларның милли ядкарьләре юкка чыга. ХХ гасырның 30 елларында әлеге чиркәүнең дә түбәсе һәм чаңнары (колокольня) туздырыла.1940 елдан (40 ел дәвамында) бу тарихи бинада район мәдәният йорты урнаша. 1960-1970 елларда ул "Маяк" кинотеатры булып тора. Хәзерге вакытта чиркәүнең бары стеналары гына исән. Чиркәү стенасына тарихи архитектура бинасы булуы хакында элмә такта кадакланган. Иске Зәй чиркәве атакае бинаны изгеләндерү йоласы үткәрде. Чиркәү янында җигелгән ат белән су сатучы килеп баскан, ул аны бер стаканын 5 сумнан сатты. Элекке заманда Иске Зәй базарында изге чишмәләрдән китерелгән су сатыла торган булган. Бәйрәмне алып баручы Мария Шугулева тарихчы Владимир Малаховка, өлкән яшьтәге Елизавета Медведевага, Бөек Ватан сугышы ветераны Нина Королеваларга сүз бирде. Алар чыгышларында чиркәү, шәһәр тарихларына тукталды, Иске Зәй бистәсе тарихына кагылышлы кызыклы истәлекләре белән уртаклашты. Бәйрәмдә "Улыбка" бию, "Җиләк" керәшен фольклор ансамбльләре, җырчы Николай Пукаев чыгыш ясады. Чиркәү янында оештырылган бәйрәм Иске Зәй бистәсе халкына менә дигән тарих белән танышу, күңел ачу чарасы булды. Анда шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин катнашты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: