Зәй офыклары

Тарих фотоларда чагыла

Зәйгә 1652 елның язында нигез салына. Ул тау түбәсендә саклану өчен 3 гектар мәйдан биләгән крепость-ныгытма буларак төзелә, турыпочмаклык формасындагы биләмәдә алты агач башня була. Еллар үткән саен аның тышкы кыяфәте үзгәрә. ГРЭС төзелү белән бәйле рәвештә Зәй, аның тирә-ягы нык үзгәрә һәм шул чордан шәһәрнең яңа тарихы языла башлый....

Зәйгә 1652 елның язында нигез салына. Ул тау түбәсендә саклану өчен 3 гектар мәйдан биләгән крепость-ныгытма буларак төзелә, турыпочмаклык формасындагы биләмәдә алты агач башня була. Еллар үткән саен аның тышкы кыяфәте үзгәрә. ГРЭС төзелү белән бәйле рәвештә Зәй, аның тирә-ягы нык үзгәрә һәм шул чордан шәһәрнең яңа тарихы языла башлый. Иң беренчеләрдән булып шәһәрдә Энергетиклар, Ленин урамнары барлыкка килә. Соңрак бер-бер артлы промышленность предприятиеләре калка. Беренче булып 1966 елда шикәр заводы төзелеп, файдалануга тапшырыла, аннан кондитер фабрикасы аякка баса.

Яңа тарихта тагын бер этап автоагрегат заводы төзелеп, эшли башлау белән билгеләнә. 1972 елда завод эшли башлагач, Яңа шәһәр дип аталучы микрорайон барлыкка килә. Эре промышленность объекты шәһәрдә тагын күп кенә оешма, предприятиеләр ачылуга сәбәпче була: ЗПСК, "Гидромонтаж" һ.б. әнә шундыйлардан. Менә шушы үзгәреш, үсешләр тарихта калсын өчен бик күп эш эшләргә туры килә, аларның барысын да фотоелъязма аша чагылдырырга кирәк. Төшерелгән фотосурәтләр - музей өчен кыйммәтле экспонатлар, киләчәк буыннарга тапшырыласы кадерле ядкәрләр. Шунлыктан шәһәрдә барган бер генә үзгәреш тә музей хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмый, аларның барысы да фотофиксациягә алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: