Зәй офыклары

Үткәнне барлап, киләчәккә карап (Фоторепортаж)

Зәй музыка мәктәбендә мәдәният идарәсенең коллегия утырышы булды. Анда үткән елгы эшчәнлеккә анализ ясалды, 2016 елга бурычлар билгеләнде. Узган елгы эш нәтиҗәләре буенча мәдәният идарәсе эшчәнлеге буенча республикада беренче унлыкка керде. Идарә башлыгы Сәрия Батыршина ирешелгәннәрне 2014 ел эшчәнлеге белән чагыштырып күрсәтеп, үсеш перспективалары турында сөйләде, булган проблемаларга киңрәк тукталды....

Зәй музыка мәктәбендә мәдәният идарәсенең коллегия утырышы булды. Анда үткән елгы эшчәнлеккә анализ ясалды, 2016 елга бурычлар билгеләнде. Узган елгы эш нәтиҗәләре буенча мәдәният идарәсе эшчәнлеге буенча республикада беренче унлыкка керде. Идарә башлыгы Сәрия Батыршина ирешелгәннәрне 2014 ел эшчәнлеге белән чагыштырып күрсәтеп, үсеш перспективалары турында сөйләде, булган проблемаларга киңрәк тукталды. Аның чыгышын "Космос" яшьләр үзәге директоры Мөнәвир Зыятдинов белән Чыбыклы авылы китапханәчесе Рузилә Гадершина тулыландырды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов белән район Советы депутаты Эдуард Галиев чыгышларында район-шәһәр мәдәният хезмәткәрләре эшчәнлегенә яхшы бәя биреп, алга таба да шул планканы сакларга, тагын да тырышып эшләргә чакырды.

Соңыннан нәтиҗәле хезмәтләре өчен бер төркем мәдәният хезмәткәренә ТР Мәдәният министрлыгы күкрәк билгесе, башкарма комитет Мактау грамотлары. Рәхмәт хатлары, музыка мәктәбендә укучы актив укучыларга башкарма комитет Мактау грамоталары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: