Зәй офыклары

Туган көнне –музейда

Һәр гаиләдә диярлек баланың туган көне җитә башласа, аны кайда, ничек, бала күңелендә якты хатирәләре белән сакланырдай итеп үткәрү проблемасы туа, аеруча түгәрәк дата да булса. Урыннар күп, әмма кайсын сайларга? Табигатькә чыгаргамы, кафега барыргамы яки өйдә генә үткәрергәме? Бу уңайдан безнең музей хезмәткәрләре үзләре өчен яңа эш формасы, ә...

Һәр гаиләдә диярлек баланың туган көне җитә башласа, аны кайда, ничек, бала күңелендә якты хатирәләре белән сакланырдай итеп үткәрү проблемасы туа, аеруча түгәрәк дата да булса. Урыннар күп, әмма кайсын сайларга? Табигатькә чыгаргамы, кафега барыргамы яки өйдә генә үткәрергәме? Бу уңайдан безнең музей хезмәткәрләре үзләре өчен яңа эш формасы, ә балалар өчен истә калырдай күңелле чара үткәрүне уйлап тапканнар һәм беренче кечкенә юбилейны инде үткәрергә дә өлгерделәр. 10 яшьлек Николай туган көнен дуслары, кунаклар белән пират легендалары геройлары : зәңгәр сакал, бер күзле баш, куркыныч борын һ.б. камалышында корабльдә сәяхәт итеп, су астында яшерелгән хәзинәләрне эзләп, күңелле итеп үткәрде. Әлеге бәйрәмнән һәркем күңеле булып кайтып китте. Музей ишекләре теләүчеләр өчен ачык, килегез, балаларыгыз белән бергәләп я итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: