Зәй офыклары

II Халыкара төрки җыр конкурсында Зәй егете икенче урында

Казанның "Татнефть -арена" боз сараенда "Turkvizyon-2014" II Халыкара җыр конкурсы финалы булды. Финал өлешендә 15 җырчы чыгыш ясады. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТӨРКСОЙ генераль секретаре Дүсен Касеинов, төрки телле илләрнең һәм оешманың төбәк-әгъзалары мәдәният министрлары мәртәбәле кунак сыйфатында катнашты. Конкурста Татарстан данын Зәй егете Айдар Сөләйманов яклады. Якташыбыз бәйгедә,...

Казанның "Татнефть -арена" боз сараенда "Turkvizyon-2014" II Халыкара җыр конкурсы финалы булды. Финал өлешендә 15 җырчы чыгыш ясады. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТӨРКСОЙ генераль секретаре Дүсен Касеинов, төрки телле илләрнең һәм оешманың төбәк-әгъзалары мәдәният министрлары мәртәбәле кунак сыйфатында катнашты.

Конкурста Татарстан данын Зәй егете Айдар Сөләйманов яклады. Якташыбыз бәйгедә, икенче урын алды. Өченчедә Башкортстаннан "Заман" төркеме. Иң югары бәягә исә Казахстан җырчысы Жанар Дувалова лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: