Зәй офыклары

«Туым җондозы» җырчыларны җыйды

Республикада яшәүче халыкларның мәдәниятен үстерүгә зур игътибар бирелә. «Туым жондозы» («Раштуа йолдызы») керәшен җырларын иң оста яшь башкаручыларның республика фестивален уздыру - шуның бер мисалы. Күптән түгел «Энергетик» Мәдәният сараенда фестивальнең төбәкара туры узды. Аңа Тукай, Түбән Кама, Сарман, Зәй коллективлары, солистлар килде. Фестиваль республика керәшен иҗтимагый оешмасы идарәсе тарафыннан...

Республикада яшәүче халыкларның мәдәниятен үстерүгә зур игътибар бирелә. «Туым жондозы» («Раштуа йолдызы») керәшен җырларын иң оста яшь башкаручыларның республика фестивален уздыру - шуның бер мисалы. Күптән түгел «Энергетик» Мәдәният сараенда фестивальнең төбәкара туры узды. Аңа Тукай, Түбән Кама, Сарман, Зәй коллективлары, солистлар килде.

Фестиваль республика керәшен иҗтимагый оешмасы идарәсе тарафыннан дүртенче мәртәбә оештырыла. Төбәкара турлар Кайбыч, Зәй, Мамадышта узып, сайлап алынган иң-иңнәр 14 гыйнварда Казанда осталыкларын күрсәтәчәк.

"Туым жондозы" фестиваленең үз мәгънәсе бар. Раштуа көнне Иисус Христос дөньяга килә һәм күктә аның йолдызы кабына. Шул рәвешле Зәй Раштуа алдыннан үзенә якын-тирә районнардан яшь башкаручыларны җыеп, күктә алар йолдызларын "кабызды".

Фестивальнең максаты - керәшен музыка иҗатын саклау, пропагандалау, солистлар, халык музыка әсәрләрен башкаручы ансамбльләрне ачыклау. Яшь башкаручылар ике - "Этник вокал" һәм "Фольклор, эстрада вокалы" номинацияләрендә бүләкләнде.

Районда милли мәдәниятне үстерүгә игътибар зур. Беренче булып "Сәвәләй" керәшен фольклор коллективы оешты. Бүгенге көндә күп кенә керәшен авылларында фольклор коллективлар бар. "Мирас" вокаль-хореографик төркеме репертуарында керәшен җырлары шактый. Узган ел ул Казанда узган "Туым жондозы" республика фестивале дипломанты булды.

Конкурс көне буе барды. Жюри иң-иңнәрне республика фестиваленә сайлап алды. Алар арасында "Мирас" вокаль-хореографик төркеме, солист Алена Муханова да бар. Алена "Сандугач сайрыйдыр кайларда" дигән җырны сузуга зал тынып калды. Яңгыравыклы тавыш күңелләрне айкады, тамашачыны туган авылына, яшьлегенә алып кайтты.

- Өметле җырчы Алена, ә менә ансамбльнең киемнәрен төрләндерергә кирәк, - ди жюри рәисе, фольклорчы, сәнгать белгече, Казан дәүләт консерваториясе этномузыка кафедрасы доценты Геннадий Макаров.

Түбән Камадан "Сүрәкә" фольклор ансамбле, Чаллыдан "Айбагыр" триосы, Түбән Камадан Альбина Абрамова чыгышлары күпләрне әсәрләндерде. Альбина җыр башкаруы, гомумән, үзенең халәте белән популяр җырчы Диана Гурцкаяны хәтерләтте. Сәхнәгә республика керәшеннәр җәмгыяте башкарма комитеты җитәкчесе, "Туганайлар" газетасы редакторы Людмила Белоусова, Геннадий Макаров, Зәй һәм Түбән Кама керәшеннәр җәмгыятьләре рәисләре Петр Минеев, Тамара Баһаутдиновалар күтәрелеп, фестивальнең географиясе киңәю, катнашучыларның елдан-ел артуы, алдагы елда аның балалар арасында узачагы турында сөйләделәр. Димәк, буыннар чылбыры өзелмәячәк, рухи мирас яшь буынга тапшырылачак. Фестивальдә "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле җитәкчесе Эльмира Кашапова белән республиканың милли-традицион мәдәниятен үстерү үзәгенең фәнни хезмәткәре Эльвира Камалованың керәшен туй җырларын мастер-класс буларак күрсәтүе тамашачыны таң калдырды.

Фестивальгә республиканың халык артисты Елена Бечарина, Татарстан Республикасының атказанган артисты Виталий Агапов килде. Алар чыгышлары белән фестивальгә үзенчәлек, мәгънә өстәде.

Иске Зәйдән "Җиләк", Баграждан "Баграж буйлары" фольклор ансамбльләре шактый шомарып килә. Конкурсантлар, артистларны Николай Григорьев белән Лариса Кузьмина оста итеп тамашачыга тәкъдим итте.

Алдагы ел районда - Милли мәдәният елы. Ул керәшеннәрнең "Нардуган" бәйрәме белән башланып китәчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: