Зәй офыклары

“Туым жондозы” фестивале иң осталарны ачыклаячак

17 гыйнварда "Ак Барс" яшьләр үзәгендә керәшен халык җырларын башкаручы яшьләр арасында "Туым жондозы" - "Рождественская звезда" VIII фестивале һәм конкурсның гала-концерты була. Конкурсның максаты - керәшен музыка иҗатын саклау һәм пропагандалау, халык җырларын башкаручы үзенчәлекле ансамбльләр һәм солистларны ачыклау. Анда солист-вокалчылар, фольклор ансамбльләр катнаша. Сайлап алу турлары Алабуга, Кайбыч,...

17 гыйнварда "Ак Барс" яшьләр үзәгендә керәшен халык җырларын башкаручы яшьләр арасында "Туым жондозы" - "Рождественская звезда" VIII фестивале һәм конкурсның гала-концерты була.

Конкурсның максаты - керәшен музыка иҗатын саклау һәм пропагандалау, халык җырларын башкаручы үзенчәлекле ансамбльләр һәм солистларны ачыклау. Анда солист-вокалчылар, фольклор ансамбльләр катнаша. Сайлап алу турлары Алабуга, Кайбыч, Зәй, Чистай һәм Казанда уза.

Татарстанның дистәдән артык каласы һәм районнары конкурска үзләренең катнашучыларын җибәрергә ниятли. Быел фестиваль географиясе шактый киң. "Туым жондозы"на Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районы һәм Башкортстан Республикасының Бакалы районыннан да артистлар килү планлаштырыла. Бу көннәрдә фестиваль туры уздырылачак һәм җиңүчеләр билгеләнәчәк. Алар "Этник вокал", "Халык вокалы", "Фольклор-эстрада вокалы", "Фольклор ансамбль", "Вокаль-инструменталь ансамбль", "Инструменталь ансамбль" номинацияләрендә сайлап алына. Зәйдән анда бер төркем яшь башкаручы бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: