Зәй офыклары

Ветеранда - кунакта

Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан башлаган "Ветеранда - кунакта" проекты буенча очрашуларын дәвам итә. Аның чираттагысы кышкы озын яллардан соң Яңа Мәлем авылында яшәүче 90 яшьлек сугыш ветераны Габдулла Шаһиев йортында узды. Хөрмәтле ветеран сугыш чорында Венгрия, Бессарабия, Румыния, Чехсловакия җирләрендә булган, Сталинград,...

Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан башлаган "Ветеранда - кунакта" проекты буенча очрашуларын дәвам итә. Аның чираттагысы кышкы озын яллардан соң Яңа Мәлем авылында яшәүче 90 яшьлек сугыш ветераны Габдулла Шаһиев йортында узды.

Хөрмәтле ветеран сугыш чорында Венгрия, Бессарабия, Румыния, Чехсловакия җирләрендә булган, Сталинград, Курск шәһәрләрен немецлардан азат итүдә катнашкан, җиңү таңын ул Мәскәүдә каршылаган, батырлыклары өчен "Германияне җиңгән өчен", "Сталинград оборонасы өчен", "Японияне җиңгән өчен" медальләре, "II дәрәҗә Ватан сугышы" ордены белән бүләкләнгән.

Сугыштан соң ул туган якларына кайтып, тракторчы, терлекче, авыл кибетендә сатучы булып эшли, озак еллар авыл мәчетендә имамлык итә. Хатыны Гыйльменур белән 60 ел бергә тигез, матур гомер итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: