Зәй офыклары

«Янә мәдәният өлкәсен сайлар идем»

Һөнәр сайлау нинди гаиләдә, тирәлектә үсүгә нык бәйле. Гаиләдә сөйләшү күпчелек ата-ана, туганнар һөнәрләре турында баручан. Кечкенәдән гаиләдә әлеге җәһәттән алынган мәгълүмат шул һөнәрне сайлаганнарның алдагы эшчәнлекләрендә бик мөһим. Шундыйлардан үз һөнәренең осталары туа да инде. Мәдәният идарәсенең әйдәп баручы методисты Римма Варламова мәдәният өлкәсен үз иткән, иҗат белән шөгыльләнгән...

Һөнәр сайлау нинди гаиләдә, тирәлектә үсүгә нык бәйле. Гаиләдә сөйләшү күпчелек ата-ана, туганнар һөнәрләре турында баручан. Кечкенәдән гаиләдә әлеге җәһәттән алынган мәгълүмат шул һөнәрне сайлаганнарның алдагы эшчәнлекләрендә бик мөһим. Шундыйлардан үз һөнәренең осталары туа да инде. Мәдәният идарәсенең әйдәп баручы методисты Римма Варламова мәдәният өлкәсен үз иткән, иҗат белән шөгыльләнгән абыйлары - композитор, шагыйрь, күп җырлар авторы Разим һәм Әлмәт драма театрының элекке директоры, артист, оста гармунчы Рамил Вәлиуллиннар эзеннән китә. Бабасы Нәгыйм дә оста гармунчы булган. Кыскасы, анда матурлыкка, иҗатка хирыслык гаиләдән, нәселдән килә. Римма Таһирҗановна бүгенге көндә дә сайлаган һөнәренә тугры калып, аннан күңел күтәренкелеге алып эшли һәм яши.

Римма шәһәребезнең 4нче мәктәбен тәмамлагач, Алабуга мәдәният-агарту училищесының оркестр бүлегендә укый. Кечкенәдән баянда, балалайкада уйнауга әвәс булган кызга әлеге бүлектә уку җиңел була. Училищены тәмамлагач, район мәдәният йортына оркестр җитәкчесе буларак эшкә кайта. Тора-бара биредә методик эш белән шөгыльләнүгә күчә. Әлеге вазифа белгечкә мәдәният хезмәткәрләренә методик яктан булышу, аларның иҗат эшенә күзәтчелек итү, эш планнары төзүдә ярдәм күрсәтү, гомумән, эшчәнлекләренә юнәлеш бирүдән гыйбарәт. Ул эзләнеп, иҗади эшләүчеләрдән. Римма Таһирҗановна, читтән торып, Казан мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлап, оештыручы-методист белгечлеге дә ала. Мәдәният идарәсе җитәкчелеге дә аның эшеннән канәгать.

-Үз эшен тырышып, җиренә җиткереп башкаручылардан, грамоталы, принципиаль ул, - ди идарә башлыгы Сәрия Батршина, методист турында җылы итеп сөйләп.

Иңгә-иң куеп эшләүче хезмәттәше Кәүсәрия Кузнецованың да аңа карата үз бәяләмәсе бар.

- Безнең хезмәт кеше белән эшли торган, моның өчен аралашучан булу, эшне профессиональ дәрәҗәдә оештыра белү кирәк, ә бу сыйфатлар Римма Таһирҗановнада җитәрлек, - ди ул.

Кыскасы, методистлар чараларга сценарий да яза, аларны тиешле дәрәҗәдә уздыра да, урыннарга чыгып, күчмә семинарлар да оештыра. Моның өстенә, кул эше осталары күргәзмәләре оештырга да өлгерәләр, сәләтлеләрне күреп, сәхнәгә дә күтәрәләр. Алар районга таныткан талантлылар, фольклор коллективлар шактый.

Римма Таһирҗановна гаиләдә дә уңган хуҗабикә, ике ул үстереп, олы тормыш юлына озатты. Күпчелек гомере аның эштә уза, гаиләдә аны аңлыйлар, һәртөрле ярдәм итәргә тырашалар.

Эш дип янучы, таләпчән, аралашучан, һәрвакыт ярдәмгә әзер Римма Таһирҗановна районда мәдәни тормышны тагын да кызыклы һәм мавыктыргыч, сыйфатлы һәм нәтиҗәле итү өчен тырыша. Мәдәният тармагын сайлавына үкенми, яшьлегем кире кайтса, янә шул һөнәрне сайлар идем, ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: