Зәй офыклары

"Япь - яшь чаклар бар иде"

Күптән түгел «Энергетик» Мәдәният сарае каршында эшләп килүче "Адымнар" татар милли-мәдәни үзәге оештырган концерт шулай аталды. Мәдәният сараенда татар мәдәниятен үстерү уңаеннан оештырылган "Адымнар", "Ак чәчәкләр", "Умырзая" җыр, "Нур" гармунчылар ансамбльләре, "Ядегәр" халык театрын бер канат астына алып, эшен "Кичке уен" тамашасы белән башлап җибәрде. Милли-мәдәни үзәкнең төп максаты булып...

Күптән түгел «Энергетик» Мәдәният сарае каршында эшләп килүче "Адымнар" татар милли-мәдәни үзәге оештырган концерт шулай аталды. Мәдәният сараенда татар мәдәниятен үстерү уңаеннан оештырылган "Адымнар", "Ак чәчәкләр", "Умырзая" җыр, "Нур" гармунчылар ансамбльләре, "Ядегәр" халык театрын бер канат астына алып, эшен "Кичке уен" тамашасы белән башлап җибәрде. Милли-мәдәни үзәкнең төп максаты булып шәһәр җирлегендә яшәүче татарларны берләштереп, йолаларны, уен-җырларны яңарту, аларны киләчәк буыннарга тапшыру тора. Боз урыныннан кузгала башлады кебек, халык акрынлап мәдәният сараена тартыла.

Чираттагы тамашабызны татар халкының милли көе "Тәфтиләү" белән ачып җибәрдек. Шул көй астында түбәндәге шигырь юллары укылды:

Бәхетле син, диләр миңа күпләр,

Бәхетлемен, әйе, яшермим.

Ходаемның һәрбер бирмешенә

Шөкерана итеп яшим мин.

Әйе, җиргә туган һәр адәм баласы һәр туган таңга куанып, шөкерана итеп яшәргә тиеш.

Концертны «Нур» гармунчылар ансамбле татар көйләренә тезмә уйнап дәвам итте.

Карман авылыннан килеп чыгыш ясаучы Әүхәди Фатыйховның моңлы, чын татарча милли тавышы залга гына сыймыйча, Зәй урамнарына таралгандыр. Ул "Нур" гармунчылар ансамбленә дә йөри, ансамбльгә кушылып, үзе уйный, үзе җырлый.

Сәхнәгә бер-берсен алыштырып җырчылар, нәфис сүз осталары чыга торды. Чыбыклы авылыннан Лилия Нәфыйкованың "Ачы тау", "Күңел кошы" җырларын тамашачы көчле алкышларга күмде. Лилия апа "Зәй шикәре" агрофирмасында лаборант булып эшли, буш вакытларында мәдәният йортына җырларга ашыга. Ул моң аша авылдашларында матурлык хисләре тәрбияли.

Иске Зәй бистәсеннән Николай Бухаров уйный белмәгән берәр уен коралы бар микән?! Юктыр, мөгаен. Гармунда татар, керәшен көйләрен сыздыра, аның кулына эләккән гади целлофан кисәге дә сандугач булып сайрый. Николай дәдәй үзе дә сандугачтан ким җырламый.

Дания Хафизова, Тәслимә Гәрәева, Роза Зотова, Гөлшат һәм Фәния Әгъзамовалар, Лилия Таҗетдинова, Марсель Кыямов, Радик Әхмәтшин - мәдәният сараенда эшләп килүче "Умырзая" һәм "Ак чәчәкләр" ансамбльләре әгъзалары. Ансамбль-ләрнең җитәкчеләре - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Хәтфир Җиһаншин һәм Әлфия Вәлиуллина. Алар ансамбльгә йөрүчеләр белән шөгыльләнергә вакытларын кызганмыйлар, итагатьле, матур итеп сөйләүләре белән үзләренә җәлеп итеп торалар. Музыка турында сөйләгәндә күзләре очкынланып китә, сәнгатькә булган мәхәббәтләре әллә каян сизелеп тора.

Укытучым, класс җитәкчем Дания Хафизованың моңлы җырлары һәркемнең күңеленә хуш килде. 3нче мәктәптә химия укытучысы булып эшләүче Дания Хафизова белән моннан 30 ел элек бер сәхнәдә дуэт җырлаячаксыз, дисәләр, әлбәттә, мин ул вакытта ышанмаган булыр идем. Без аның белән "Һәр көнне керәсең төшемә" җырын башкардык.

"Умырзая" ансамблендә җырлаучы әниле-кызлы Гөлшат һәм Фәния апа Әгъзамоваларга сокланмый мөмкин түгел. Гөлшат балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, читтән торып Яр Чаллы педагогика институтында белем ала, фитнес-клубка йөри, буш вакытларында үзешчән сәнгатькә тартыла. Гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган Фәния апага күз тимәсен. Яшьләрдән дә өлгер, уңган ул. Бүген Фәния апа "Сәяр" театр труппасы белән гастрольләрдә йөри, шул ук вакытта ансамбльдә җырларга да вакыт таба, сәхнәләрдән шигырьләр укый. Нәфис сүз остасы Илдар Абзалетдиновка да сокланмый мөмкин түгел. Ул инде күп еллар "Ядегәр" татар халык театрында төрле рольләрне башкара. Оста актер, нәфис сүз остасы буларак, Илдарны тамашачы хөрмәт итә, ярата.

Гомумән, "Адымнар" үзәге халкыбызның милли мәдәниятенә, рухи дөньясына, тарихына игътибарны арттыру, үсеп килүче буыннарда игелек, әхлак, тирә-юньдәгеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт, гаилә кыйммәтләренә хөрмәт тәрбияләү, әби-бабайлардан килгән гореф-гадәтләрне яшь буынга тапшыру, йолаларны саклау һәм бүгенге тормышка кайтаруны үзенә максат итеп куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: