Зәй офыклары

Яшь музыкантлар сокландырды (фотолар)

22 апрельдә музыка мәктәбе укучылары үзәк китапханә хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм укучылар өчен оештырган чарада матур һәм сокландыргыч итеп чыгыш ясадылар. Концертта халык уен кораллары һәм пианино - электрон бүлекләрдә шөгыльләнүчеләр катнашты. Өлкән буын тарафыннан сугыш темасына багышланган чыгышлар аеруча җылы итеп кабул ителде: алар - "На безымянной...

22 апрельдә музыка мәктәбе укучылары үзәк китапханә хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм укучылар өчен оештырган чарада матур һәм сокландыргыч итеп чыгыш ясадылар. Концертта халык уен кораллары һәм пианино - электрон бүлекләрдә шөгыльләнүчеләр катнашты. Өлкән буын тарафыннан сугыш темасына багышланган чыгышлар аеруча җылы итеп кабул ителде: алар - "На безымянной высоте" (Вениамин Тукмачев, баян), "Алеша" (Адилә Гыйззәтуллина, синтезатор), "Гвардейская полька" (Серафима Федорова, синтезатор). Ә гармунчылар чыгышы барлык тамашачыларны дәртләндереп җибәрде, көчле алкышларга күмелде.

Мондый зур булмаган, әмма югары дәрәҗәдә һәм һәр тамашачыны исәпкә алып әзерләнгән чыгышлар яхшы, җылы тәэсирләр калдыра һәм күтәренке кәеф бүләк итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: