Зәй офыклары

Җыр – гомер юлдашы

Зәебез талантларга бай. Бу көннәрдә шуларның берсе - Флера Мөнәвир кызы Гыйниятова үз иҗатына гашыйкларны җыеп, иҗат кичәсе үткәрергә җыена. Районда үткәрелүче чараларда катнашып, аһәңле тавышы белән тамашачылар күңелен яулаган Флера аерым концерт бирерлек җырчы дәрәҗәсенә күтәрелде. Аның репертуары халык, эстрада җырларына бай. Иҗат кичәсе алдыннан без аның белән әңгәмә...

Зәебез талантларга бай. Бу көннәрдә шуларның берсе - Флера Мөнәвир кызы Гыйниятова үз иҗатына гашыйкларны җыеп, иҗат кичәсе үткәрергә җыена. Районда үткәрелүче чараларда катнашып, аһәңле тавышы белән тамашачылар күңелен яулаган Флера аерым концерт бирерлек җырчы дәрәҗәсенә күтәрелде. Аның репертуары халык, эстрада җырларына бай. Иҗат кичәсе алдыннан без аның белән әңгәмә кордык.

- Флера, сезнең сәнгатькә гашыйк булуыгыз, җырны үтемле итеп башкара алу сәләтегез гаиләдән киләдер, мөгаен. Белүебезчә, сездә бар да иҗат кешеләре бит...

- Әйе, әнием дә, кыз туганнарым да җырларга, шигырьләр иҗат итәргә бик хирыслар. Сәгатьләр буе гаилә концерты куя алабыз дисәм дә, ялгыш булмас. Иҗат бит ул кеше күңеленә салынган булса да, аны даими төстә үстереп тору кирәк. Яңа җырны өйрәнгәч тә, минем беренче хөкемдарларым - гаилә әгъзалары. Ә җырларга мин өченче сыйныфта укыганда керештем. Мәктәптәге бер генә мәдәни чараны да калдырмадым, бик теләп, яратып катнаша идем. Туганнарым да хуплап, үсендереп тордылар. Мәктәпне тәмамлагач үзебезнең Карман мәдәният йортында мөдир булып эшләргә алынуым да, мөгаен, үзешчән сәнгатьтә катнашуымның нәтиҗәсе булгандыр. Ниндидер үти алмаслык җаваплылык дигән нәрсәне тоймадым, рәхәтләнеп биш ел эшләдем туган авылым мәдәният йортында. Шушы чорда Алабуга мәдәният училищесының режиссерлык бүлеген читтән торып тәмамладым.

- Җыр сәнгатендә беренче ирешкән уңышларыгыз?

- 1992 елда Казанда "Республикам минем Татарстан" бәйгесендә чыгыш ясап, дипломант исеменә лаек булдым. Аннан соң районыбыз үзешчән сәнгать осталары белән берлектә зур концерт төркеме туплап, республика районнары буйлап концертлар куеп йөрдек, һәр урында тамашачыларның яратып кабул итүләре тагын да дәртләндерде. Төрле җыр бәйгеләрендә катнашып, уңышларга ирештем.

- Флера, сез - мәдәни тормыш белән бергә башка һөнәрне дә үз иткән кеше. Җырчы да, хат ташучы да булу авыр түгелме?

- Кияүгә чыгып, Аксар авылына килен булып төшкәч, 1997 елдан мин хат ташучы булып эшлим. Бу хезмәтем яңа урында кешеләрне белергә, аларга карап илһам алырга этәрде. Онытылып китеп, җырлый-җырлый хат, газета таратуымны сизми дә калам. Миңа карап авылдашларның да күңеле күтәрелә, кешеләрне елмаерга күндерә алу үзе рәхәтлек бирә күңелгә. Ирем, улларым - хезмәтемдә ярдәмчеләрем. Ә җырга, иҗатка килгәндә, каенанам Камәрия дә бу мавыгуымны аңлавы белән ярдәм итә. Телевизордан концерт барса, артистларның киемнәренә, җыр башкару осталыкларына игътибар биреп, мине тиз арада чакырып ала. Иҗат кешесенә якыннарының аңлавын тою да бик зур нәрсә. Күңелем илһамланганда мин әле шигырьләр дә язам. Алар нигездә мәхәббәт, әниләргә, тормыш-яшәешкә багышлана. Болар барысы да төрле кичәләр, юбилейлар алып барганда кулланыла. Ә күңелем башка эшкә тартылган мизгелләрдә мин гөлләр үстерү белән мавыгам, чигәргә, тегәргә, аш-суны төрләндереп әзерләргә яратам.

- Иҗат кичәсен кайда үткәрергә планлаштырасыз?

- 29 мартта миңа 45 яшь тула. Шул уңайдан авылдашлар, зәйлеләр белән бергәләп матур бәйрәм кичәсе үткәрәсем килә. Җырларымны яратып тыңлаучы барлык зәйлеләрне, тамашачыларны 28 мартта кичке сәгать 7дә Аксар авылы мәдәният йортында көтеп калам. Концерт программасы тәэсирле җырларга да, шаян номерларга да бай булачак, керү бушлай. Бергәләп ял итик, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: