Зәй офыклары

"Йолдызлык" фестивале төбәк турында зәйлеләр күпләп беренче урын яулады (Фоторепортаж)

Сарманда «Йолдызлык» балалар-яшүсмерләр телевизион эстрада сәнгате республика фестиваленең төбәк туры тәмамланды. Анда Түбән Кама, Сарман, Кама Аланы, Зәйдән биш йөзләп талантлы бала ике көн дәвамында мәртәбәле жюри каршында иҗат имтиханы тотты. Нәтиҗәдә хореография коллективлары арасында " Улыбка" бию ансамбле беренче урын алуга иреште. "Магия" иҗат төркеме исә махсус бүләк алды....

Сарманда «Йолдызлык» балалар-яшүсмерләр телевизион эстрада сәнгате республика фестиваленең төбәк туры тәмамланды. Анда Түбән Кама, Сарман, Кама Аланы, Зәйдән биш йөзләп талантлы бала ике көн дәвамында мәртәбәле жюри каршында иҗат имтиханы тотты. Нәтиҗәдә хореография коллективлары арасында " Улыбка" бию ансамбле беренче урын алуга иреште. "Магия" иҗат төркеме исә махсус бүләк алды. Ә вокаль ансамбльләр арасында төрле номинацияләрдә Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге «Мирас» , «Азаль» вокал-хореография ансамбльләре һәр елдагыча беренчелекне бирмәде, ә кечкенә «Мирас» төркеме исә икенче урын яулады. Моннан тыш «Презент» һәм «Вдохновение» вокаль төркемнәре дә бүләкләнде. Аерым җырчылар арасында кечкенәләр төркемендә Александра Абрамова, Гөлназ Гыйлаева беренче булдылар. Әлфия Сираева, Леонид Анисимов, Виктория Пузанкова, Илсөяр Солтанова, Тимур Шакиров аһәңле тавышлары белән барысын да шаккатырып җиңү яуладылар, призлы урын алучы җырчыларыбыз да шактый булды. Нәфис сүз осталарыннан Марина Кондрабаева белән Кәрим Кәлимуллин, Кристина Тихонова, Эльвина Минһаҗева, Яна Яковлевага да призлы урыннар өчен дипломнар тапшырылды. Шулай итеп яшь зәйлеләр фестивальнең төбәк турында төрле номинацияләрдә беренче урыннарны иң күп яулаучылар буларак билгеләнде. Хәзер алар апрель уртасында иҗат бәйгесенең финалында Казанда катнашу өчен әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: