Зәй офыклары

Юбилеен зурлап уздырды

"Сәвәләй" фольклор коллективы үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтте. Керәшен халкына хас бәйрәмнәр, йолалар, халык җырларын шушы дәвер дәвамында тамашачыларга җиткереп, иҗатлары белән сөендереп яшәүче күркәм коллективны котларга район башлыгы Татьяна Воропаева, ансамбльгә нигез салучы, Татарстанның атказанган артисты, җырчы-композитор Виталий Агапов, Чаллының "Карендәшләр", Әлмәтнең "Кәләй" иҗат төркемнәре, авылдашлары килде. -...

"Сәвәләй" фольклор коллективы үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтте. Керәшен халкына хас бәйрәмнәр, йолалар, халык җырларын шушы дәвер дәвамында тамашачыларга җиткереп, иҗатлары белән сөендереп яшәүче күркәм коллективны котларга район башлыгы Татьяна Воропаева, ансамбльгә нигез салучы, Татарстанның атказанган артисты, җырчы-композитор Виталий Агапов, Чаллының "Карендәшләр", Әлмәтнең "Кәләй" иҗат төркемнәре, авылдашлары килде.

- Фольклор коллективыбызның озын гомерле булуына, беренчедән, без аны оештыручыларга рәхмәтле булсак, икенчедән, иҗат төркемебезнең төп нигезен тәшкил итүче 13 җырчыбызга, бигрәк тә, өлкән буын кешеләргә тирән рәхмәт хисләрен җиткерәбез. Ә инде соңгы өч елда ансамбльгә яшьләрнең тартылуы аеруча куанычлы. Бу коллективның яңаруы, гомере тагын да озынаячагы турында сөйли, - ди иҗат төркеме җитәкчесе Ольга Бутяева.

Юбилей кичәсе турындагы тулырак язманы "Зәй офыклары" газетасыннан укыгыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: