Зәй офыклары

Югары зәвыклы, бай эчтәлекле...

Бигештә үткән «Авылым - горурлыгым» дип исемләнгән кичә югары зәвык белән тирән эчтәлекле итеп оештырылып, шушы җирлектә яшәүче халыкларның дус-тату яшәвен чагылдырды. Анда бүгенге көндә биредә яшәп тырыш хезмәт куючы авыл халкы, читтә яшәсәләр дә, шушы җирне сагынып кайтучы ул-кызлары хөрмәтләнде. Бәйрәмгә җыелучыларны авылның кыскача тарихы белән ветеран укытучы Рәүф...

Бигештә үткән «Авылым - горурлыгым» дип исемләнгән кичә югары зәвык белән тирән эчтәлекле итеп оештырылып, шушы җирлектә яшәүче халыкларның дус-тату яшәвен чагылдырды. Анда бүгенге көндә биредә яшәп тырыш хезмәт куючы авыл халкы, читтә яшәсәләр дә, шушы җирне сагынып кайтучы ул-кызлары хөрмәтләнде.

Бәйрәмгә җыелучыларны авылның кыскача тарихы белән ветеран укытучы Рәүф Насыйбуллин таныштырды.

- Авылның исеме XVII гасырда Мамадыш районы Комазан һәм Кирмән авылларыннан күчеп килеп төпләнүчеләрнең берсе - Бигеш атлы кеше белән бәйле. Ә менә Карман авылы тирәсендә бронза урак һәм сөңге очы табылу бу җирләрдә 5-6 мең ел элек кешеләр яшәгәнлекне сөйли. Безнең җирләр Болгар иленең бер як чик буе булган дип исәпләнә. Шуңа күрә без бай тарихыбыз белән, төбәгебездән чыккан зыялы кешеләр белән горурланып яшибез, - диде ул.

Горурланмаслык та түгел шул. Бигеш җирлеге - республикага, илгә бик күп билгеле шәхесләр биргән төбәк. Алар - академик, филология фәннәре докторы Мансур Хәсәнов, тарих фәннәре докторы, профессор Фаяз Хуҗин, чаңгы буенча СССР спорт мастеры, Россия чемпионы Рәшит Ханнанов, "Хезмәт даны" орденының II һәм III дәрәҗә кавалеры Фаиз Мөхәммәтханов... Саный китсәң, берничә дистәгә җыела алар. Бер үк җирдән, бер үк туфрактан еллар дәвамында ил тоткасы булырлык кешеләр бирүче төбәк уникаль ул. Алай гына да түгел, Бигеш җирлеге үзенә элек-электән талантлы шәхесләрне тарткан. 1950 елларда бирегә хастаханәгә баш табиб булып эшкә килгән Разия ханымны өлкән буын Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романындагы Гөлшаһидәгә тиңли. Рәзимә һәм Рәхмәтулла Ибраһимовлар - мәгариф өлкәсендә озак еллар фидакарь хезмәт куеп, олы хөрмәт казанганнар. Алар икесе дә Тукай районы Иштирәк авылыннан. Бигеш мәктәбенә Алабуга пединститутын тәмамлап кайталар. Рәхмәтулла Ибраһимович математика, физикадан 50 ел дәвамында балаларга белем бирә, шуның 19 елын мәктәп директоры булып эшли. Бу көннәрдә ул 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ә Рәзимә Идиятовна - рус теле укытучысы, Россия халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы. Аларның ике кызлары да - шушы һөнәрне дәвам итүче. Укытучы һөнәре турында сөйләгәндә Рәзимә апа бүген дә зур дулкынлану кичерә. Үзенең хисләрен ул шигъри юллар белән әйтеп бирде:

- Тавык төшенә тары керә, диләр,

Мәктәп керә минем төшемә.

Яшьлегемә кире кайтыр булсам,

Кайтыр идем шул ук эшемә.

Хисчән укытучыны укучылары җыр-моңга мәхәббәт тәрбияләүче дә, ди. Бәйрәмдә авылдашларына матур, аһәңле җырларын бүләк итүче Түбән Камадан кайткан Газинур Маликов яраткан укытучыларына рәхмәт сүзләре җиткерде.

- Бүгенге көндә сайлаган һөнәрем завод белән бәйле булса да, мин - җыр-моңга гашыйк. Ә моның өчен мин туган җиремә, кечкенә малайда моң барлыгын күрә белүче Рәзимә апага рәхмәтлемен, - диде ул.

Бигеш төбәгендә бүген 11 сугыш ветераны исәпләнә. Авыл бәйрәмендә Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары аерым хөрмәтләнде. Әфганстан, Чечняда интернациональ хәрби бурычларын үтәгән егетләрне авыл Советы депутаты Илдус Мөхәммәтшин тәбрикләде. Безнең Бигеш җирлеге батыр уллары белән дә билгеле, диде ул һәм бүгенге көндә ике улын хәрби хезмәткә озаткан аналар Фирдүсә Халитова һәм Нәзилә Ханнановага авыл халкы исеменнән улларының исән-имин әйләнеп кайтуын теләде.

Бәйрәмнең төп кунаклары шушы җирдә көнне-төнгә ялгап иген игүче, терлек асраучы мөхтәрәм авыл хезмәтчәннәре булды. Кичәне алып баручы Миңнегөл Насыйбуллина һәм Илгиз Зәкиев аларның һәрберсен атап үтте.

Бигеш җирлегендә төбәкне төзекләндереп, яңартып, яшелләндереп торуга үзләреннән зур өлеш кертүчеләр дә аз түгел. Авыл җирлеге башлыгы Рашат Саматов аларны сәхнәгә чакырып тәбрикләде.

- Бу егетләр - җирлегебезнең йөзек кашлары. Туган авыллары өчен җан атып торулары өчен рәхмәт аларга, - диде ул.

Район Советы аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина Айрат Садыйков, Раил Хәйруллин, Илшат Хәбибуллин, Ваяз Идрисов, Сәйдәш Якупов, Марат Талбиевка районның икътисади-социаль үсешенә зур өлеш кертүләре өчен район башлыгы Рәхмәт хатларын тапшырды.

Бәйрәм юбилярларны, күп балалы әниләрне тәбрикләү, төрле милләт халкы биюләре, Сәрия Нәбиуллина, Ләйсән Тимерханованың моңлы җырлары белән аралашып барды. Тамашачылар гореф-гадәтләрне искә төшереп, "Боз озату" күренешен карап хозурланды. Бигешлеләр аны элек-электән агымсулар ел дәвамында булган борчуларыбызны агызса иде, дип теләп уздырган. Быел да алар ташулар бәла-казасыз гына узсын, шифалы сулар елгаларны суга туендырып, игеннәр күкрәп үссен дип теләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: