Зәй офыклары

Зәй музыка мәктәбендә яшь җырчылар бәйгесе үтте (фотолар)

Зәй музыка мәктәбе әлеге иҗат йортына гына хас, традицион җыр бәйгесе үткәрде. "Алтын башак" дип исемләнгән бәйге дүртенче тапкыр оештырылып, район авылларында яшәүче талантлы балалар вокал буенча, башкару осталыгында көч сынаша. Бәйге елдан-ел популярлаша бара. Беренче конкурста 16 авылдан 40 бала катнашса, быел исә 27 авылдан 58 яшь талант чыгыш...

Зәй музыка мәктәбе әлеге иҗат йортына гына хас, традицион җыр бәйгесе үткәрде. "Алтын башак" дип исемләнгән бәйге дүртенче тапкыр оештырылып, район авылларында яшәүче талантлы балалар вокал буенча, башкару осталыгында көч сынаша.

Бәйге елдан-ел популярлаша бара. Беренче конкурста 16 авылдан 40 бала катнашса, быел исә 27 авылдан 58 яшь талант чыгыш ясады. Кече, урта, өлкән төркем номинацияләрендә аларны музыка мәктәбе директоры Анна Краснова рәислегендә мәртәбәле жюри бәяләде. Жюри әгъзалары арасында Чаллы һәм Түбән Каманың музыка мәктәпләре белгечләре, Кәрәкәс авылы кызы, Зәй музыка мәктәбенең элекке укучысы, хәзерге вакытта шәһәрнең "Шатлык" балалар бакчасында музыка белгече булып эшләүче Зөлфия Камилова да бар иде. Алар авылларда искиткеч талантлы балалар булуына соклануларын белдерделәр.

- Безнең музыка мәктәбендә шәһәр балалары белән беррәттән, авыллардан килеп укучылар да шактый. Мәктәптә музыкаль белем алучы 274 баланың 14е - ерак авыллардан, 34е - шәһәр читендәге авыллардан килеп укучы. Быел без конкурсны икегә бүләргә карар кылдык. Чөнки бәйгедә катнашучылар саны арта бару вокал-соло белән ансамбльләр чыгышларын аерып карау кирәклеген күрсәтте. Хәзер без аерым башкаручы җырчыларны тыңласак, уку елы дәвамында ансамбльләр чыгышларын аерым бәяләргә исәплибез, -диде, конкурсның үзенчәлегенә тукталып, Анна Краснова.

Жюри әгъзалары конкурсантларны тыңлаган арада чыгыш ясаучыларга музыка мәктәбенең беренче катында җирле рәссамнар Равил Әхәтов һәм Сергей Цыганов иҗат эшләрен карау мөмкинлеге дә тудырылган иде. Анда картиналар һәм сынлы сәнгать үрнәкләрен карарга мөмкин булды. Күргәзмәдә балалар рәссамнарның үзләре белән аралашып, кызыксындырган сорауларын да бирә алдылар.

башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова бәйгенең күпкырлы иҗат эшчәнлеге үрнәкләре белән дә баетылуын яшь буынны югары зәвыклы, матурлыкны күрә белергә сәләтле итеп тәрбияләү өчен мөһим дип атады. Үзенчәлекле конкурсны берничә оештыруны музыка мәктәбенә район җитәкчелеге исеменнән рәхмәт белдереп, Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева исеменнән депутат ярдәмчесе Вадим Усманов музыка мәктәбенә махсус бүләк тапшырды.

Ә бәйге нәтиҗәләренә килгәндә, Гран-прига Югары Баграждан Максим Коронов һәм Кабан-Бастрыктан Алеся Димитриева лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: