Зәй офыклары

Зәйдә “Яшь гаилә-2014” бәйгесе үтте (фотолар)

Зәй яшьләр эшләре идарәсе район һәм шәһәр яшьләрен актив яшәүгә тарту максатыннан төрле кызыклы чаралар оештыра. Шуларның берсе -"Космос" яшьләр үзәгендә үткән "Яшь гаилә-2014" бәйгесе. Бирегә шәһәрнең хезмәттә, спортта, җәмәгать эшләрендә, балалар тәрбияләүдә дә үрнәк яшь гаиләләре чакырылды. Кичә дәвамында гаилә кыйммәтләрен саклый белү темасы "кызыл җеп" булып барды. Ломагиннар,...

Зәй яшьләр эшләре идарәсе район һәм шәһәр яшьләрен актив яшәүгә тарту максатыннан төрле кызыклы чаралар оештыра. Шуларның берсе -"Космос" яшьләр үзәгендә үткән "Яшь гаилә-2014" бәйгесе. Бирегә шәһәрнең хезмәттә, спортта, җәмәгать эшләрендә, балалар тәрбияләүдә дә үрнәк яшь гаиләләре чакырылды. Кичә дәвамында гаилә кыйммәтләрен саклый белү темасы "кызыл җеп" булып барды. Ломагиннар, Аввакумовлар, Горшуновлар, Фединнар гаиләләре 9-10 ел дәвамында, матур гаилә корып, күркәм яшиләр. Бәйгегә дә алар үз гаиләләренең визит карточкасын, герб һәм флагны әзерләп алып килгән иде. Һәр гаиләнең иҗади чыгышы да бик тәэсирле булды, берәүләр җыр-моңга оста булса, икенчеләре- "зәһәр" биючеләр, өченчеләре - кул эшләре осталары. Үз гаиләләре турында видеороликта алар спортта, төрле конкурсларда актив булулары турында сөйләде. Бәйге нәтиҗәләре буенча Ломагиннар - "Иң сәнгатьле гаилә", "Аввакумовлар - "Иң энергияле гаилә", Горшуновлар - "Иң позитив гаилә", Фединнар - "Иң креатив гаилә" номинацияләрендә билгеләнде. Һәрьяктан булган яшьләрне бер-берсеннән аерып алу да кыен, дип ассызыклады жюри әгъзалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: