Зәй офыклары

Зәйдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иҗат фестиваленә әзерлек башланды

Зәй район башкарма комитеты Бөек Җиңүгә 70 ел тулуны каршылап, киләсе 2015 ел "Җиңү салюты" дип исемләнгән халык иҗаты фестивале үткәрү турында карар кабул итте. Район халкына, яшьләребезгә тарихыбызда тирән яралы эз калдырган еллар турында искәртү, Зәй төбәгеннән яу кырына китеп, тылда ил иминлеге өчен үз-үзен аямый зур көч куйган...

Зәй район башкарма комитеты Бөек Җиңүгә 70 ел тулуны каршылап, киләсе 2015 ел "Җиңү салюты" дип исемләнгән халык иҗаты фестивале үткәрү турында карар кабул итте. Район халкына, яшьләребезгә тарихыбызда тирән яралы эз калдырган еллар турында искәртү, Зәй төбәгеннән яу кырына китеп, тылда ил иминлеге өчен үз-үзен аямый зур көч куйган буынны хөрмәтләү, халык иҗатын күтәрү максатын күз уңында тотып оештырылучы әлеге фестивальдә һәр хезмәт коллективы, балалар, өлкәннәр бердәм катнашачак. Ул гыйнвар азагында сугышка кадәр чорны тасвирлаган театрлаштырылган тамаша белән старт ала. Аны сугыш башлану мизгелләре, 1941, 1942, 1943 елларда совет халкы тормышын гәүдәләндергән күренешләр дәвам итә. Фестивальдә Ленинград блокадасы, партизаннар хәрәкәте, Хатынь, 1944, 1945 еллар да аерым урын алачак. Март аенда "Дөнья фашизмга каршы" дип исемләнгән сугыштан соңгы чорны тасвирлаган өлеш иҗат бәйгесенә нокта куя. Ә иң тирән эчтәлекле тамашалар 9 майда - Җиңү бәйрәме уңаеннан оештырылучы тантанада тәкъдим ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: