Зәй офыклары

Зәйдә рәссам Ядкәр Бәширов күргәзмәсе ачылды (фотолар)

Бүген Зәйнең "Туган як тарихын өйрәнү" музеенда хәзерге вакытта Казан шәһәрендә гомер кичерүче рәссам Ядкәр Бәшировның иҗат күргәзмәсе ачылды. Башкортстан якларында туган Ядкәр Бәширов - 1980-1982 елларда Зәйдә агрегат заводында баш инженер булып эшләп, завод тарихында якты эз калдырган кеше. Аның иҗат күргәзмәсенә дә шул чорда заводта хезмәт куйган мөхтәрәм...

Бүген Зәйнең "Туган як тарихын өйрәнү" музеенда хәзерге вакытта Казан шәһәрендә гомер кичерүче рәссам Ядкәр Бәшировның иҗат күргәзмәсе ачылды. Башкортстан якларында туган Ядкәр Бәширов - 1980-1982 елларда Зәйдә агрегат заводында баш инженер булып эшләп, завод тарихында якты эз калдырган кеше. Аның иҗат күргәзмәсенә дә шул чорда заводта хезмәт куйган мөхтәрәм ветераннар күпләп килде.

- Завод илгә машина төзелеше өчен саллы продукциясе белән генә түгел, Ядкәр Бәширов кебек киңкырлы хезмәт кешеләре белән дә танылды. Шуларның берсе, мөхтәрәм Ядкәр әфәнде нәкъ менә Зәй заводында эшләгән чорда "Халыклар дуслыгы ордены" белән бүләкләнде. Без әле аның иҗат ди кеше булуын ул вакытларда белмидә калганбыз, хезмәттәшебезнең картиналарына күз салырга канатланып килдек, - ди "Мефро уилз Руссия-Зәй заводы" ветераннар советы рәисе Илдус Ибрагимов. Авторның картиналарында чагылган татар-башкорт рухы, табигать күренешләре барысын да сокландырды. Ә Ядкәр Бәширов үзе һәр картинасы турында озаклап сөйләргә сәләтле. Ул лаеклы ялга чыгу чорын иҗат киңлекләре ачылу вакыты дип бәяли. Чөнки рәссам ныклап торып картиналар иҗат итәргә 65 яшьтән соң керешкән. Тормыш иптәше Фирдәүсә ханым - аңа иҗат эшендә төп таяныч. Ул да иреннән калышмый, шигырьләр иҗат итә, инде 8 китап авторы булырга өлгергән. Күргәзмәне ачылу тантанасы Бәшировларның иҗат кичәсен хәтерләтте. "Минем күңелемдә бүген җылылык хакимлек итә..." дип аталган кичә бирегә килгән һәркемгә рухи байлык, күтәренкелеге бирде. Ә райондашларыбыз күргәзмәне әле бу көннәрдә барып карый ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: