Зәй офыклары

Зәй данын кыю яклады

"Лель" рус халык җырлары ансамбле Казанда үткән балалар-яшүсмерләрнең "Морозко - 2013" Бөтенроссия фестиваль-конкурсында Зәй данын яклап, үзен лаеклы күрсәтә алды. Конкурста Татарстаннан тыш, Башкортстан, Пенза, Түбән Новгород, Рязань һәм башка өлкәләрдән килгән талантлы балалар чыгышын Россиянең халык артисты Бедрос Киркоров җитәкчелегендә Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе һәм Казанның югары музыка...

"Лель" рус халык җырлары ансамбле Казанда үткән балалар-яшүсмерләрнең "Морозко - 2013" Бөтенроссия фестиваль-конкурсында Зәй данын яклап, үзен лаеклы күрсәтә алды.

Конкурста Татарстаннан тыш, Башкортстан, Пенза, Түбән Новгород, Рязань һәм башка өлкәләрдән килгән талантлы балалар чыгышын Россиянең халык артисты Бедрос Киркоров җитәкчелегендә Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе һәм Казанның югары музыка уку йортлары укытучылары карап, бәя бирде. Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган талантлар арасында II дәрәҗә лауреат булу - зәйлеләр өчен зур уңыш, сөенеч, әлбәттә. Ансамбль гала-концертта катнашып, Грамота һәм алтын кубок белән бүләкләнде.

Булдырасыз, яшь талантлар!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: